Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе
 

2015 елның 28-31 октябрендә Татарстан Республикасында Мәскәү шәһәре көннәре узачак.

28 октябрьдә Мәскәү шәһәре Думасы рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендә Мәскәү шәһәре делегациясе киләчәк. Аның составында – Мәскәү шәһәре Департаментлары җитәкчеләре, мәдәният, фән, татар җәмәгатьчелеге эшлеклеләре. Делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов каршы алачак.

Чаралар кысаларында Татарстан Республикасы ветераннары һәм Хөрмәт караулы катнашында “Мәңгелек ут”ка чәчәкләр салыначак, шулай ук Мәскәү Хөкүмәтеннән ветераннарга бүләк сертификатлары тапшырылачак.

30 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер – министры Илдара Халиковның Мәскәү шәһәре рәсми делегациясе белән очрашуы планлаштырыла.

Шулай ук делегациясенең Татарстан Республикасы министрлыкларында, ведомстволарында очрашулар узачак, кунаклар республика сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмалары һәм Казанның спорт объектлары белән танышачаклар.

Шулай ук Мәскәү делегациясе В.И.Качалов исем. Казан дәүләт Зур рус драма академия театрына, Г.Камал исем. татар дәүләт академия театрына һәм Мәскәү шәһәре мәдәният эшлеклеләренең  Гала-концерты узачак Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International