«Мода һәм Стиль. Казан-Көз» текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларының 28 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды

2015 елның 30 октябре, җомга
 

2015 елның 30 октябрендә тантаналы рәвештә «Мода һәм Стиль. Казан-Көз» текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларының 28 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 2015 елның 3 ноябренә кадәр эшлиячәк.

Күргәзмәнең рәсми ачылышында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

“Казан ярминкәсе”ААҖ күргәзмә үзәгеннең ике павильонында һәм ачык мәйданчыкта Россиянең 55 төбәгеннән 136 компания вәкилләре, шулай ук Кыргызстан, Латвия, Төркия һәм Беларусь Республикасы предприятиеләре вәкилләре киемнәр, аксессуарлар, өй җиһазлары һәм товарлары тәкъдим иттеләр.

Күргәзмә кысаларында “Спорт һәм мәктәп формасына өстенлек күрсәтүдә Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнары һәм эшмәкәрләренең эшчәнлеге” түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, мәктәп формасын җитештерүче Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре Берләшмәсе вәкилләре һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Катнашучылар ирешелгән уңышлар һәм алда торган бурычлар хакында сөйләштеләр.

«Мода һәм  Стиль. Казан-Көз» текстиль һәм җиңел сәнәгать товарларының 28 махсуслаштырылган күргәзмәсе – эшлекле хезмәттәшлекне ныгыту өчен, җиңел һәм текстиль сәнәгатьнең яңа брендларын һәм товарларын базарга чыгару өчен, маркетинг тикшеренүләр, Татарстанда мода индустриясен үстерү өчен уңай һәм файдалы мәйданчык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International