2012 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында АТЭС илләре форумының Казан шәһәрендә узган чвараларына багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры А.Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А. Шәмсиев, журналистлар катнашты.
2012 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында "Яңа Тура" технополисы төзелешенә нигез салынды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Р. Моратов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Биредә шулай ук объект проектының презентациясе үткәрелде һәм "Яңа Тура" технополисы" инвестицияле проектын гамәлгә ашыру турында шартнамәгә кул куелды.
2012 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Мәскәү өлкәсе телеканалының “Игътибар үзәгендә” тапшыруына интервью бирде. Әңгәмә Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турындагы агымдагы елның мартында имзаланган Хөкүмәтара килешү нигезендә хезмәттәшлек итүнең перспектив яклары турында барды.
6 һәм 7 июнь көннәрендә V Россия-Япония инвестиция форумы узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Япониянең икътисад һәм сәнәгать министры Эдано Юкио әфәнде, Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Генрихович Савельев, Россия регионнарының дәүләт хакимияте органнары һәм Япония префектуралары вәкилләре, эре корпорацияләр, Россия һәм Япония компанияләре җитәкчеләре катнашачак.