Лин-технологияләрне кертү мәсьәләсе сәнәгать буенча Координация советы утырышында тикшерелде

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
2012 елның 30 маенда Чиләбе шәһәрендә сәнәгать буенча Координация советының 2 нче утырышы булды, анда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Матуров катнашты. Сыйфат белән идарә итү һәм җитештерү системаларын оптимальләштерү мәсьәләләренә багышланган утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г.Әхмәдиева бу өлкәдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында чыгыш ясады.
Утырышта Россиянең сәнәгать төбәкләрендәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре Лин-технологияләрне кертү һәм җитештерү системаларын үстерү хакында фикер алышты.

Мәгълүмат өчен:
сәнәгать буенча Координация советының беренче утырышы 2012 елның мартында Казан шәһәрендә узды. Утырышта югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруга ярдәм итү механизмнары турында сүз барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International