Татарстанның Россия-Германия тышкы сәүдә палатасы белән хезмәттәшлеге

2012 елның 28 мае, дүшәмбе
2012 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия –Германия тышкы сәүдә палатасының идарә рәисе Михаэль Хармс җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Германия арасында хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган әлеге чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Р.Кәбиров, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары И.Хәйруллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университет, “Химград” технополисы, “Электроприбор” ААҖ, “Казан ярминкәсе” ААҖ вәкилләре, «SAS», «ADZ Nagano», «All Impex» , «AJZ Engineering GMBH», «KWS Rus» компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Германиянең стратегик сәүдә-икътисадый партнерларның берсе булуын билгеләп үтте. 2011 елда Татарстан Республикасы һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2,3 млрд. АКШ доллары тәшкил итте. Хезмәттәшлек итү аеруча автомобиль төзелеше, химия һәм нефть химиясе, энергетика, сәламәтлек саклау өлкәләренә кагыла. Саксония ирекле дәүләте федераль җире белән хезмәттәшлек итү регионара багланышларның уңай мисалы булып тора.
Россия –Германия тышкы сәүдә палатасының идарә рәисе Михаэль Хармс фикеренчә, Германия эшкуарлары Россия икътисадын бик теләп инвестицияли.
Очрашуда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров республиканың сәнәгать һәм инвестиция потенциалын, Германия делегациясе вәкилләре үз фирмаларын презентацияләде.

Равил Зарипов әйтүенчә, ике яклы эшче төркем төзелү һәм Россиядә Германия елы кысаларында Татарстан Республикасы һәм Германия арасында хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен үстерү буенча тәкъдимнәр һәм проектлар эшләнәчәк. Бу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны йөкләмәсен үтәү йөзеннән гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International