ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2012 ел
җомга
12 июльдә Майкоп шәһәрендә ( Краснодар крае) 2012 елгы "Ефәк юлы" төгәлләнде. Раллида экипажлар 3500 километрдан артыграк юл узды. Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ" экипажы җиңү яулады. Икенче урынга "MAN" автомобилендә Петер Верслуис экипажы чыкты. Өченче урынны – "КАМАЗ" автомобилендә Антона Шибалов экипажы алды. Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы составында Эдуард Николаев, Айрата Мәрдиева, Антон Шибалов, Дмитрий Сотников, Сергей Куприянов бар иде. Казахстанның "Астана" командасы да "КАМАЗ" автомобилендә көч сынашты.

12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
12 июльдә Екатеринбург шәһәрендә сәнәгать буенча координация советының III утырышы булды. Ул «Сәнәгать предприятиеләре эшчеләрен һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү проблемалары һәм аларны чишү юллары"на багышланды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде. Совет эшендә Торак төзелешен үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Александр Браверман, Россия регионнарының сәнәгать министрлары, эре банклар, инвесторлар һәм төзүчеләр вәкилләре катнашты.

5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
5 июльдә "Сакчыл җитештерү" методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Әлеге төркемнең составы зурайды. Бирегә яңа әгъзалар – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ИЭУП, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Казан милли технология университеты, "Казан вертолет заводы"ААҖ, "Серго ис. завод" ААҖ, "Казан электротехника заводы" вәкилләре чакырылды.
Утырышта беренче яртыеллык эш йомгаклары хакында мәгълүмат, хисаплар тыңланды. Утырыш ахырында халыкара танылган Лин-оешма – Кайдзен Институты презентациясе булды. Әлеге оешманың Россиядәге бүлеге директоры Андрей Гавриченков кайдзен-менеджерлар әзерләү хакында, җитештерү системалары аудиты һәм аларны сертификацияләү мөмкинлекләре, Лин-практиклар әзерләү һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләрдә эталон мәйданнары булдыру хакында сөйләде, эшче төркем утырышында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 28  июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» белән берлектә  2013 елгы Универсиада кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтәчәк җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар  уздырылды.  Әлеге чарада  «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» җитәкчеләре һәм белгечләре,  Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең “Хәләл” стандарты  комитеты җитәкчесе чыгыш ясады. Чираттагы мондый семинар июль-сентябрь айларында  оештырылачак.


27
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы һәм Приморье крае арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү турында Килешүне гамәлгә ашыру максатларында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2011 елның 3 декабрендәге 2256-р номерлы Йөкләмәсе нигезендә, 2012 нче елгы Федераль Сабантуйны Владивосток шәһәрендә уздыру турында карар кабул ителде.


21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

20-22 июньдә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация XVI Петербург халыкара икътисад форумында катнаша. Делегация составында  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Кәбиров Руслан Харис улы да бар.


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 20 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыятендә  “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан-2012” халыкара күргәзмәсе кысаларында “Зеленодольск проектлау конструкторлык бюросы” ААҖ һәм “АВЕВА” компаниясе арасында контракт документларына имза салыначак. Әлеге вакыйга ике як өчен дә җитди адым булып тора, шартнамә күләме  100 млн. сум тәшкил итә.


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 19 июненнән “Казан ярминкәсе” ААҖтә «Мәгариф, фән һәм җитештерү. Үсеш стратегиясен һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыру инструменты буларак  яңа технологияләр - 2020» халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчелегендә уза. Конференциянең максаты – инновация өлкәсенең төп тармаклары – мәгариф, фән һәм җитештерүне бертигез  үстерү тәкъдимнәре турында фикер алышу һәм аның механизмнарын булдыру, аларны Россия икътисадын модернизацияләү процессына җәлеп итү. 

2012 елның 19 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыять территориясендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 12 нче  халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка» 7 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстанның  эре машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.


15
июнь, 2012 ел
җомга
2012 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов  Словениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ада Филип – Сливник ханым белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Словения арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестиция өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International