2012 елның 24 маенда “Баскет-холлда” Химиклар көненә багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов, республиканың нефть химиясе тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, ВУЗ укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.
Президент Р. Миңнеханов: “әлеге залга республикабызда химия һәм нефть химиясе тармагын булдырган кешеләр, шулай ук безнең киләчәгебез – мәктәп укукчылары һәм укытучылар җыелган. Химия ул – үсеш ноктасы. Республикада потенциал һәрвакыт булды, бар һәм булачак. Безнең теләсә нинди катлаулы проектларны гамәлгә ашырырлык көчебез бар. Илнең химия тармагындагы иң заманча предприятиеләр Татарстанда урнашкан,”– дип билгеләп үтте.