ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2014 ел
җомга

«Finnair»  компаниясе “Хельсинки-Казан-Хельсинки” яңа маршрут ача. Әлеге маршрут буенча самолетлар 2014 елның 18 августыннан оча башлый. Рейслар «Flybe Finland» авиакомпаниясе тарафыннан Embraer E90 самолетында атнага өч тапкыр булачак. Юлдагы вакыт – 2 сәгать 30 минут.

Казаннан рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан китү вакытыт – 4:25, Хельсинкага төшү вакыты – 6:05. 

Хельсинкадан китү вакыты – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 23:55  сәгатьтә, Казанга төшү вакыты – иртәнге сәгать 3:25.

Казан белән Хельсинки арасындагы һава элемтәсен оештыру  Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисадый потенциалы үсешенә стимул, Татарстан белән Финляндия хезмәттәшлеген ныгытуга этәргеч булып тора. 

14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 13–14 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың машина төзелеше өлкәсенең әйдәп баручы вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә “Россия” күргәзмә комплексы территориясендә  узучы “Машина төзелешендә технологияләр –2014” («ТВМ-2014») III халыкара форумында катнашалар.

«ТВМ-2014»  форум эшендә  ил җитәкчелеге, федераль һәм региональ министрлыклар, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы фәнни һәм сәнәгать предприятиеләре һәм белем бирү учрежденияләре вәкилләре катнаша.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 12 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар, Төркия Президенты вазыйфасында Рәҗәп Эрдоган Россия – Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек үсешен хуплар, дигән ышаныч белдерделәр.

12
август, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 11 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан вертолет заводының яңа буяу–төзекләндерү цехында булдылар.
Яңа цехта заманча җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән җиде буяу-киптерү камералары, вертолетлар өслеген буяуга әзерләү бокслары, буяу эшләрен алып барганда температура-дымлылык режимын автоматлы рәвештә тәэмин итүче җиһазлар.

Буяу производствосын төзү һәм җиһазлау 467 млн. сумга төшкән. Инвестицияләр үткәрү мөмкинлеген бер ярым мәртәбә арттырырга мөмкинлек биргән, вертолетны буяу вакыты 9 тәүлектән биш тәүлеккә хәтле кыскарган.

11
август, 2014 ел
дүшәмбе
2014  елның 11 августында “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ яңа перспективалы җитештерүгә – җылылык тота торган барьер тасма җитештерүенә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек  министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм тулай торак хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин катнаштылар.

2014  елның 9 августында Казан авиация заводында “Мин һаваны сайлыйм!” бәйрәме узды.  Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе ерак авиациясе командующие Игорь Хворов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе башкарма вице-президенты Александр Туляков, авиатөзелеш предприятиеләре җитәкчелеге һәм хезмәт коллективлары, студентлар һәм мәктәп укучылары, республика һәм Казан халкы һәм кунаклары катнашты. Бәйрәм авиазаводның очу  кырында беренче тапкыр уза.

Бәйрәмнең рәсми ачылышында кунакларны сәламләп, Илдар Халиков бәйрәм белән котлады, авиация предприятиесе һәм белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Казан өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле, чөнки монда берничә буын авиатөзүчеләр яши”,- дип ассызыклады ул. Аның әйтүенчә, бүген Татарстанның авиация тармагы предприятиеләре үсеш ала, һәм вакытында, төгәл үтәлеп барган яхшы заказларга ия”. Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков Татарстанның авиатөзелеш алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

2014 елның 9 августында Петропавловск–Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатск крае арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатск крае губернаторы Владимир Илюхин куйдылар.

Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия регионнары арасында хезмәттәшлекне үстерү мөһим. Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, Татарстанның урта һәм кече бизнеска ярдәм өлкәсендә,  индустриаль һәм технопарклар булдыруда үзенең җитди эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе бар.  Шулай ук республика Камчатск крае белән IT өлкәсендә эшләнмәләр белән уртаклашачак.

9
август, 2014 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2014 елның 9 августында “Туполев” ААҖ филиалы С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводының «Борисоглебское» аэродромы территориясендә (Дементьев ур.,1) “Мин һаваны сайлыйм!” ел саен уздырыла торган авиация бәйрәме узачак.
Авиация бәйрәмен уздыру максаты – балалар һәм яшьләр арасында техник белгечлекләрне популярлаштыру.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер–министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х.Зарипов, республиканың әйдәп баручы авиа төзелеш предприятиеләренең һәм укыту оешмаларының җитәкчелеге катнашачак.

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 6 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) делегациясе белән һәм  аның Aerosun бүлендек компаниясе делегациясе белән булган очрашуда катнаштылар.

Татарстан Президенты Россия белән Кытай Халык Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр әһәмиятенең арта баруын ассызыклады һәм республика җитәкчелегенең Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләгәнен раслады.

6
август, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 6 августында “Россия авиациясендә  һәм ракета–космик сәнәгатендә фәнни эшләнмәләрне булдыру һәм реализацияләү процессында нәтиҗәле карарлар эзләү” VII халыкара фәнни–гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, авиация сәнәгате тармагының Россия һәм чит илләр предприятиеләре, конструктор бюролары, фәнни институтлары җитәкчеләре катнашты

Конференциядә катнашучыларын сәлампләп, пленар утырышның

модераторы Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “конференция эшендә авиация тармагының иң эре предприятиеләре, кече һәм зур авиация белгечләре, авиация тармагының ветераннары, студентлар, яшьләр һәм яшь галимнәр катнаша. Фәнни–гамәли конференция кысаларында авиация тармагының актуаль мәсьәләләре каралачак. Авиация сәнәгате вәкилләре, тармак һәм вуз вәкилләре яңа эшләнмәләр һәм технологияләр, инновацион продукция белән танышачаклар”. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International