Казанда авиация һәм ракета –космик сәнәгатенең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышалар

2014 елның 6 августы, чәршәмбе

2014 елның 6 августында “Россия авиациясендә  һәм ракета–космик сәнәгатендә фәнни эшләнмәләрне булдыру һәм реализацияләү процессында нәтиҗәле карарлар эзләү” VII халыкара фәнни–гамәли конференциядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, авиация сәнәгате тармагының Россия һәм чит илләр предприятиеләре, конструктор бюролары, фәнни институтлары җитәкчеләре катнашты

Конференциядә катнашучыларын сәлампләп, пленар утырышның

модераторы Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “конференция эшендә авиация тармагының иң эре предприятиеләре, кече һәм зур авиация белгечләре, авиация тармагының ветераннары, студентлар, яшьләр һәм яшь галимнәр катнаша. Фәнни–гамәли конференция кысаларында авиация тармагының актуаль мәсьәләләре каралачак. Авиация сәнәгате вәкилләре, тармак һәм вуз вәкилләре яңа эшләнмәләр һәм технологияләр, инновацион продукция белән танышачаклар”.

Конференциянең пленар утырышындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы елларда АКТО кысаларында узган чаралар белгечләр арасында югары авторитетка казандылар.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан электән көчле авиация республикасы булды. Татарстан Республикасы авиация сәнәгате предприятиеләре, конструктор бюроларының 2013 елда җитештерү күләме 73 млрд. сум тәшкил итте, тармакта 29 меңнән артык кеше эшли.
Ул искәрткәнчә, авиатөзелеш гел дәүләт ярдәменә мохтаҗ булды. Хәзерге читтән басым арту шартларында дәүләтнең стратегик бурычы – импортны алыштыру программасын кыска вакытта гамәлгә ашыру, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты республикадагы авиация сәнәгате предприятиеләре үсеше турында хәбәр итте. 2013 елда Казан вертолет заводы рекордлы 42 млрд. сумлык керемгә ирешә алды, ә агымдагы елда бу сан 50 миллирдка җитте. Казан авиация заводының үсеше билгеләнде, пилотсыз очу аппаратларын җитештерү өлкәсендә компетенция билгеләде. Узган елда «КАПО-Композит» предприятиесе эшли башлады.  Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, авиация тармагында кече һәм урта бизнес үсешенә дә шартлар тудырырга кирәк, бу максатта республика җитәкчелеге Казан авиация заводы территориясендә технопарк булдыру буенча эш алып бара.

Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян «Россиядә самолетлар төзелешен үстерү стратегиясе» доклады белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2025 елга БАК җитештерүе күләмнәре 2013 ел белән чагыштырганда 4 мәртәбәдән дә күбрәккә артачак. 2021 елга җитештерү күләме 300 самолеттан артып китәргә тиеш. Бу максатларга ирешү өчен тармакның яңа структурасы кирәк. Михаил Погосян билгеләп үткәнчә, 2013 елда БАК җитештерүендә хәрби продукция өлеше 75% тәшкил иткән, ә 2007 елда ул 95% булган. 2025 елга граждан авиациясе өлеше 50% булырга тиеш. Якындагы ике елда җитештерү темплары үсеше ел саен 20%тан артып китәргә тиеш – бу темплар 2008 елдан бирле тотрыклы саклана. 2016 елдан 2025 елга кадәр темплар елына 10% булырга тиеш. Михаил Погосян хәбәр иткәнчә, БАК җитәкчелеге «Туполев» һәм Казан авиация заводы берләшкән предприятиесен ерак авиациянең перспектив комплексының җитештерүе буенча база предприятиесе буларак карый. БАК башлыгы Татарстан җитәкчелегенә авиация тармагына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйтте.

Пленар утырышта шулай ук КФТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов та чыгыш ясады, ул республиканың әйдәүче авиация югары уку йортының мөмкинлекләре турында сөйләде. Ливерпуль (Бөекбритания) Университетыннан килгән профессор Джорж Баракос шулай ук авиациягә кагылышлы чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International