«Finnair» компаниясе «Хельсинки-Казан-Хельсинки» яңа маршрут ача

2014 елның 15 августы, җомга

«Finnair»  компаниясе “Хельсинки-Казан-Хельсинки” яңа маршрут ача. Әлеге маршрут буенча самолетлар 2014 елның 18 августыннан оча башлый. Рейслар «Flybe Finland» авиакомпаниясе тарафыннан Embraer E90 самолетында атнага өч тапкыр булачак. Юлдагы вакыт – 2 сәгать 30 минут.

Казаннан рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казаннан китү вакытыт – 4:25, Хельсинкага төшү вакыты – 6:05. 

Хельсинкадан китү вакыты – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга 23:55  сәгатьтә, Казанга төшү вакыты – иртәнге сәгать 3:25.

Казан белән Хельсинки арасындагы һава элемтәсен оештыру  Татарстан Республикасы сәнәгате һәм икътисадый потенциалы үсешенә стимул, Татарстан белән Финляндия хезмәттәшлеген ныгытуга этәргеч булып тора.

Мәгълүмат өчен:

2013 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы белән Финляндия арасындгы тышкы сәүдә әйләнеше 1 272,2 млн. долл. тәшкил итте (1,5 мәртәбәгә артты).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International