«Машина төзелешендә технологияләр–2014» III халыкара форум

2014 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 13–14 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республиканың машина төзелеше өлкәсенең әйдәп баручы вәкилләре Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә “Россия” күргәзмә комплексы территориясендә  узучы “Машина төзелешендә технологияләр –2014” («ТВМ-2014») III халыкара форумында катнашалар.

«ТВМ-2014»  форум эшендә  ил җитәкчелеге, федераль һәм региональ министрлыклар, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы фәнни һәм сәнәгать предприятиеләре һәм белем бирү учрежденияләре вәкилләре катнаша.

Әлеге Форум Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте тарафыннан мөһим дип билгеләнгән милли икътисадый приоритетларны гамәлгә ашыруда машина төзелешенең әһәмиятен күрсәтү өчен үткәрелә. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International