2014 елның 25 августында Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды. Республика Башлыгын Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лениногорск муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов озатып йөрделәр.
«РосНефтеКомплект» компаниясе 1998 елда оештырылды. Төп эшчәнлек юнәлешләре – нефть, газ һәм энергетика өлкәләренең объектларын проектлаштыру, төзү, реконструкцияләү һәм комплектацияләү.Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” җитештерү берләшмәсенең төп белгечлекләр буенча ел саен уздырыла торган яшь хезмәткәрләрнең һөнәри осталык бәйгесе узды. “Татнефть” ААҖ "Елховнефть" МДДУ структур бүлекчәсе полигонында компанянең иң яхшы яшь белгечләр җыелды.
Бәйге мәйданчыкларында катнашучылар түбәндәге номинацияләрдә катнаштылар: “Нефть чыгару буенча иң яхшы звено”, “Нефтьне әзерләү буенча иң яхшы смена”, “Иң яхшы ПРС вахтасы”, “Иң яхшы электр белән эретеп ябыштыручы”, “Казу буенча иң яхшы вахта”, “КРСның иң яхшы вахтасы”, “Иң яхшы токарь”, “Иң яхшы водитель”, “Иң яхшы электромонтер–ремонтник”.
Бәйгеләр нәтиҗәсендә күчеп йөри торган кубокны һәм беренче урынны "Альметьевнефть" МДДУ яулады, 2 урын – "Елховнефть" МДДУ, 3 урын –"Ямашнефть" МДДУ.
Әлеге бәйге нефть өлкәсендә эшләүче яшьләр һәм хезмәт коллективлары өчен һөнәри осталыкларын үстерү буенча зур стимул булып тора.2014 елның 22 августында “Казан” агросәнәгать паркында авыл товар җитештерүчеләренең продукция күргәзмәсе узды. Чарада 70 артык авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче һәм эшкәртүче, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче 28 сәүдә оешмасы һәм челтәре вәкилләре катнашты.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Күргәзмәне ачканда, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, билгеләп үткәнчә, әлеге күргәзмәнең төп максаты – импортны алмаштыру шартларында Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең күпләп һәм ваклап сату предприятиеләре белән хезмәттәшлек перспективаларын билгеләү.
ТР Премьер–министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга республикада авыл хуҗалыгы базарының торышы, чимал һәм азык–төлек продуктлары буенча штаб оештырылуын белдерде.Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы белән берлектә “Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисади чаралар күрү турында” Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 6августында имзаланган №560 Указын үтәү максатларында, сәүдә челтәрендәге импорт продукциясен җирле җитештерүчеләр продукциясе белән алмаштыру максатында 2014 елның 22 августында сәгать 10.00 “Казан”Агросәнәгать паркы”нда (Казан шәһәре, Аграр урамы, 2 йорт) республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күргәзмәсен үткәрәләр.
Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, Татарстан Республикасы территориясендә эшләгән сәүдә предприятиеләре һәм сәүдә челтәрләре җитәкчелеге катнаша.2014 елның 19 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов рәислегендә Татарстанда машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Равил Зарипов ассызыклаганча, “машина төзелеше –Татарстан Республикасының икътисадның төп өлкәләренең берсе. Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше – республиканың социаль–икътисадый торышын һәм сәнәгатьнең үсеш дәрәҗәсен билгели торган стратегик юнәлешләрнең берсе”.
2014 елның 23 сентябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүнең тантаналы чарасы узачак.
Бәйрәм программасында Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, машина төзелеше предприятиеләренең ветераннары һәм хезмәт коллективлары вәкилләре, Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләренең укытучылары һәм студентлары катнашачалар.2014 елның 19 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган киңәшмәдә Татарстанның нефть, газ, химия форумын үткәрүнең оештыру мәсьләләре каралды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 3–5 сентябрендә “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның нефть, газ, химия форумы узачак.
2015 елда яңа Ford Fiesta автомобиле Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводында җитештереләчәк. Яңа Ford Fiesta Ford Sollers заводының Ford EcoSport артыннан җитештерүгә бастырылган унберенче моделе булачак.
Әлеге модель локализациянең югары процентына ия булачак, ә 2016 елдан Алабугада җитештерелгән двигательләр белән тәэмин ителәчәк. Яңа Ford Fiesta алгы технологияләр белән, шул исәптән, автоматик туктау системасы һәм тавыш белән идарә итү Ford SYNC мультимедия системасы белән яңартылачак.2014 елның 18 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы совет утырышында көнкүреш коррупциясе мәсьәләләре каралды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татрстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчелеге катнаштылар.
Республика башлыгы әйтүенчә, коррупция тәшкилиятен кисәтүдә һәм көнкүреш ришвәтчелек факторларын (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәдәге коррупция) киметүдә иң мөһиме – хәбәрдарлык. Хакимият эшчәнлеге ачыклылыгын тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтелгәндә процедураларны җиңеләйтү максатында, Татарстанда югары технологияләр актив кертелә. Әйтик, Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталын булдыру (https://uslugi.tatar.ru) көнкүреш коррупциясен киметүгә сизелерлек тәэсир итте. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, “Халык контроле” порталы да көнкүреш ришвәтчелеге кимүгә җитди тәэсир итте. Анда 23 мең гариза бар, шуларның 14 меңе инде хәл ителгән, тагын 4 меңе буенча эш планлаштырылган.2014 елның 15 августында Саба муниципаль районында (Байлар Сабасы) «Татарстан: инновацион регион мәгарифе» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер –министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарының рәсми вәкилләре, предприятиеләр җитәкчелеге, республиканың муниципаль районнары башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм муниципаль мәгариф идарәсе органнарының җитәкчеләре, вузларның ректорлары, республиканың мәктәп һәм училище директорлары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, пленар утырышның темасы Татарстан үсешенең стратегик юнәлешен гамәлгә ашыруга турыдан-туры бәйле, конкурентлыкка сәләтлелекне һәм халык тормышы дәрәҗәсен үстерүгә бәйле. Татарстан – федерациянең динамик үсә торган инновацион субъектларының берсе, Россия Инновацион регионнар ассоциациясенә керә.