Татарстан Республикасы белән Камчатск крае арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

2014 елның 9 августында Петропавловск–Камчатскта Татарстан Республикасы белән Камчатск крае арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Камчатск крае губернаторы Владимир Илюхин куйдылар.

Килешү транспорт, төзелеш, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану, югары технологияләр, туризм, мәгариф, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәләрендә хезмәттәшлек итүне күз алдында тота.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия регионнары арасында хезмәттәшлекне үстерү мөһим. Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, Татарстанның урта һәм кече бизнеска ярдәм өлкәсендә,  индустриаль һәм технопарклар булдыруда үзенең җитди эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе бар.  Шулай ук республика Камчатск крае белән IT өлкәсендә эшләнмәләр белән уртаклашачак.

Камчатка крае губернаторы Владимир Илюхин уйлавынча, регионнар арасында Килешү зур икътисадый потенциалга ия. Камчатка бик күп су биоресурсларына бай,  предприятиеләр югары сыйфатлы продукция чыгара.

Эш сәфәре программасы  кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук край губернаторы белән ике яклы очрашу уздырды, Ленин исемендәге балыкчылык колхозында  булды. Шулай ук Татарстан Президенты татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары белән очрашты. Очрашу барышында Камчатка татарларын уку әспаблары һәм китаплары белән тәэмин итү һәм Казанда кадрларны укыту  мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International