Казанда «Мин һаваны сайлыйм!» авиация бәйрәме узачак

2014 елның 9 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2014 елның 9 августында “Туполев” ААҖ филиалы С.П.Горбунов исем. Казан авиация заводының «Борисоглебское» аэродромы территориясендә (Дементьев ур.,1) “Мин һаваны сайлыйм!” ел саен уздырыла торган авиация бәйрәме узачак.

Авиация бәйрәмен уздыру максаты – балалар һәм яшьләр арасында техник белгечлекләрне популярлаштыру.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер–министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Х.Зарипов, республиканың әйдәп баручы авиа төзелеш предприятиеләренең һәм укыту оешмаларының җитәкчелеге катнашачак.

“Мин һаваны сайлыйм!” бәйрәмендә республиканың эре авиация өлкәсе предприятиеләренең коллективалары, кече һәм эре авиациянең белгечләре һәм профессионаллары, авиация тармагы ветераннары, республика студентлары һәм укучылары катнашачак.

Бәйрәмдә һава судноларның статик стоянкалары оештырылачак, анда самолет һәм вертолетларның төрле модельләре белән танышырга мөмкин булачак.

Авиация бәйрәмендә катнашучылар өчен концерт программасы оештырылачак. Күңел ачу программасы кысаларында байкерлар чыгышы көтелә, балалар өчен уен мәйданчыгы булачак, кафелар эшлиячәк.

Бәйрәм  иртәнге сәгать 10 башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International