2014 елның 12 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Тунч Ангылы белән булган очрашуда катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар, Төркия Президенты вазыйфасында Рәҗәп Эрдоган Россия – Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек үсешен хуплар, дигән ышаныч белдерделәр.
Премьер–министр Төркиянең Казандагы генераль консулы вазыйфасында уңышлы эшләве өчен Сабри Тунч Ангылы әфәндегә аерым рәхмәт белдерде.