2014 елның 11 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан вертолет заводының яңа буяу–төзекләндерү цехында булдылар.
Яңа цехта заманча җиһазлар урнаштырылган, шул исәптән җиде буяу-киптерү камералары, вертолетлар өслеген буяуга әзерләү бокслары, буяу эшләрен алып барганда температура-дымлылык режимын автоматлы рәвештә тәэмин итүче җиһазлар.
Буяу производствосын төзү һәм җиһазлау 467 млн. сумга төшкән. Инвестицияләр үткәрү мөмкинлеген бер ярым мәртәбә арттырырга мөмкинлек биргән, вертолетны буяу вакыты 9 тәүлектән биш тәүлеккә хәтле кыскарган.
Мәгълүмат өчен.
Казан вертолет заводын модернизацияләү һәм техник яктан төзекләндерү 2008 елда башланды. 2018 елга кадәр исәпләнгән комплекслы инвестицион программа үз эченә күп санлы инвестицион проектларны ала. Иң беренче чиратта механик эшкәртү җитештерүенең тулы реконструкциясе үткәрелде. Шулай ук складлар хуҗалыгы модернизациясе төгәлләнә, башка төр җитештерүләренең реконструкциясе башлану этабында.