2014 елның 9 августында Казан авиация заводында “Мин һаваны сайлыйм!” бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе ерак авиациясе командующие Игорь Хворов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе башкарма вице-президенты Александр Туляков, авиатөзелеш предприятиеләре җитәкчелеге һәм хезмәт коллективлары, студентлар һәм мәктәп укучылары, республика һәм Казан халкы һәм кунаклары катнашты. Бәйрәм авиазаводның очу кырында беренче тапкыр уза.
Бәйрәмнең рәсми ачылышында кунакларны сәламләп, Илдар Халиков бәйрәм белән котлады, авиация предприятиесе һәм белем бирү учреждениесе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. “Казан өчен бу бәйрәм аеруча әһәмиятле, чөнки монда берничә буын авиатөзүчеләр яши”,- дип ассызыклады ул. Аның әйтүенчә, бүген Татарстанның авиация тармагы предприятиеләре үсеш ала, һәм вакытында, төгәл үтәлеп барган яхшы заказларга ия”. Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков Татарстанның авиатөзелеш алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
Россия Хәрби Һава Көчләре җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән Игорь Хворов котлады. ОАК вице–президенты Александр Туляков, бүгенге бәйрәмгә килгән яшьләрнең күбесе киләчәктә авиатөзелеш тармагында хезмәт итәр, дигән ышаныч белдерде.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистлар белән әңгәмәдә, “Авиатөзелеш сәнәгате – Татарстанның бренды. Республикада эре авиация предприятиеләре урнашкан, авиация мәктәбе дә бар, төрле авиакомпанияләр, авиация инфраструктурасы объектлары эшли. Бүгенге көндә әлеге тармак предприятиеләрендә 30 меңгә якын кеше эшли”,– дип белдерде министр. Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстанда авиация тармагы традицияләре бар, авиациягә карата кызыксыну да көчле. “Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән “Мин һаваны сайлыйм!” авиация бәйрәмен үткәрү традициягә әверелде. Авиация бәйрәмен үткәрү максаты – балалар һәм яшьләр арасында техник белгечлекләрен популярлаштыру”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры.
Программа кысаларында аэродром өстендә Ту-160 һәм Ту-95 бомбардировщиклары, Бе-200 самолет-амфибия, Ту-214Р радио–электр разведка самолеты, Ми-8 вертолеты катнашында авиашоу оештырылды. Кунаклар Казанда төзелгән һәм төзелүче хәрби һәм гражданлык самолетларының төрле модельләрен карый алдылар.