ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 5 августында Казанда Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014 VII махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “ОАК” ААҖ Президенты  Михаил Погосян,  Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик үсеш департаменты директоры Василий Осьмаков, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Россиянең космонавтика Федерациясе вице–президенты   Александр Александров катнашты.

Күргәзмәдә  Россия регионарыннан  һәм 11 чит илдән 100дән артык компанияләр катнаша. 
2014 елның 5 августында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясенең фәнни-техник советы рәисе – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Хәрби-сәнәгать комиссиясе рәисе урынбасары Юрий Михайлов белән булган очрашуда катнашты. Яклар оборона сәнәгате комплексын үстерү кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2014 елның 5 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университет ректоры Анатолий Александров белән булган очрашуда мәгариф һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда  Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, А.Н.Туполев исемендәге  Казан милли тикшеренү техник универститеты ректоры Альберт Гыйлметдинов катнаштылар. 

4
август, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 5–8 августында Казанда Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар. Казан – 2014 VII махсуслаштырылган күргәзмә,  “ Россия авиациясендә һәм ракета–космик сәнәгатендә эшләп чыгару процессында һәм реализацияләүдә нәтиҗәле карарлар эзләү” халыкара фәнни–гамәли конференция ачылды.

Күргәзмәне һәм конференцияне үткәрү максаты – авиация һәм ракета–космик техникасын эшләп чыгару һәм җитештерү белән шөгыльләнгән  предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, инновацион эшчәнлекне активизацияләү, эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыру. 

1
август, 2014 ел
җомга

2014 елның 1–3 августында Алабугада Бөтероссия Спас ярминкәсе уздырыла.

1 августта Спас ярминкәсен уздыру кысаларында Алабугада Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча  (индустриаль мәйданчыкларны үстерү) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Ремпубликасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашында күчмә киңәшмә узачак.

Спас ярминкәсендә милли һәм авыл хуҗалыгы мәйданчыклары эшлиячәк.
Быел беренче тапкыр эшли башлаган “Осталар шәһәре”ндә сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар оештырылган. 

2014 елның 31 июленнән 2 августына кадәр Бахчисарай шәһәре җитәкчесе Константин Рубаненко җитәкчелегендә Кырым Республикасының Бахчисарай шәһәре делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты  узды.

31 июльдә визит кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы җитәкчелеге катнашты. 

31
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанда робототехниканы үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «КАМАЗ» ААҖ,  «ПОЗИС» ААҖ,Казан милли тикшеренү техник университеты КАИ, КФУ, Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләре үзәге, «Эйдос-Робототехника» ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрылыкларының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты.

30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

2014 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать  һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Татарстанда машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итүгә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Россия машина төзелеше Союзының региональ бүлекчәсе, Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе, Туполев исем. Казан милли тикшеренү  техник университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчелеге катнашты. 

29
июль, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 26 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Транснефть” ААҖ президенты Николай Токарев белән булган очрашуда катнашты. Очрашу кысаларында Татарстанның  “Транснефть” ААҖ белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышынды.

Шулай ук “Транснефть” компаниясе башлыгы  “Транснефть” системасы оешмаларының II җәйге Спартакиадасында катнашты. Бәйгеләрдә Россия регионнарыннан килгән 400 артык спортчы – компаниянең 18 акционер җәмгыяте вәкилләре катнашты.

2014 елның 25 июлендә “Чистай” индустриаль паркында ике яңа проект төзелешенә старт бирелде  “Дельрус Чистай” компаниясенең медицина препаратлары заводының икенче чираты һәм  “Органик табигый продуктлар” (Израиль) компаниясенең “Агропарк” заводы. Ике проектка да инвестицияләр күләме 1,5 млрд. сум тәшкил итә. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 15 ноябрендә “Чистай” индустриаль паркында “Деләрес” компаниясенең медицина эшләнмәләрен җитештерүче заводка старт бирелде.  Хәзерге вакытта җитештерүгә инде 60 млн.сум акча кертелгән, 20 эш урыны бирелгән. “Дельрус” проекты буенча инвестициянең гомуми күләме 700 млн. сумга җитәчәк, яңа эш урыннарының саны- 126.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International