2014 елның 11 августында “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ яңа перспективалы җитештерүгә – җылылык тота торган барьер тасма җитештерүенә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм тулай торак хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Казан шәһәренең Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа предприятиенең импортны алмаштыруга юнәлдергән булуын ассызыклады. Барьерлы тасманы азык-төлек төрүдә кулланалар, ул аларның куллану һәм яраклык вакытыларын озайта. Тасма рецептурасы “Тасма” ФҖП” ҖЧҖ белгечләре катнашында итальян технологиясе нигезендә эшләнгән. Линия көче – елына 48 млн. метр озынлыктагы продукция чыгаруны тәшкил итә.
Төп финанслауны “Россия саклык банкы” ААҖ 2013 елның 5 сентяберендә имзаланган килешү нигезендә алып бара. Инвестицияләрнең гомуми саны 303,5 млн. сум тәшкил итә.