Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе делегациясе Татарстанга килде

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

2014 елның 6 августында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов,Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай аэрокосмос фәне һәм сәнәгате корпорациясе (CASIC) делегациясе белән һәм  аның Aerosun бүлендек компаниясе делегациясе белән булган очрашуда катнаштылар.

Татарстан Президенты Россия белән Кытай Халык Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр әһәмиятенең арта баруын ассызыклады һәм республика җитәкчелегенең Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерергә теләгәнен раслады.

Очрашу барышында яклар Татарстан һәм CASIC арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International