ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2012 ел
җомга
2012 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгы коллегияләренең уртак утырышы үткәрелде. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.

1
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Казан электротехника заводы" ААҖ" хезмәт коллективы белән очрашты. Очрашуда 2011 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды, 2012 елга бурычлар һәм предприятиенең үсеш перспективалары билгеләнде. Равил Зарипов җитештерүне модернизацияләү, предприятиедә "Сакчыл җитештерү" технологияләрен кертү белән танышты, җитештерү цехларында булды, яңа эшләнмәләр белән кызыксынды. Очрашуда предприятие җитәкчеләре, һөнәр берлеге һәм хезмәт коллективы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов, Идел буе районнары хакимияте вәкилләре катнашты.

27
гыйнвар, 2012 ел
җомга
2012 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "КВАРТ" ЯАҖ 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты һәм хезмәт коллективын предприятиенең юбилее белән котлады
2012 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Казан электроприбор заводы" ААҖ коллективы белән очрашты. Очрашуда сүз предприятиенең 2011 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлар хакында барды. Анда предприятие җитәкчеләре, һөнәри берлек һәм хезмәт коллективы вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының Вахитов, Идел буе районнары хакимияте вәкилләре катнашты.

26
гыйнвар, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов «ОПК «Оборонпром» ААҖ директоры Андрей Реус җитәкчелегендәге делегация белән бергә "Казан вертолет заводы" ААҖдә булды. Биредә корпорация җитәкчелеге 2011 елга беренчел йомгак ясады, вертолетлар җитештерү күләмен арттыру буенча киләчәккә перспективалар билгеләнде, 2012 елда технологик яктан үсеш программаларын һәм инновацияле үсеш планнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча завод активы белән берләктә эшче киңәшмәләр үткәрелде.

Җитештерү участокларында делегация предприятиене

23
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе

2012 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин "Казан вертолет заводы" ААҖдә һәм "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖдә булды. Хөкүмәт Рәисе урынбасарын Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р. Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" президенты М.Погосян озатып йөрде.


20
гыйнвар, 2012 ел
җомга

2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Х5 Ритейл Групп" компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең «Х5 Ритейл Групп» компаниясе белән яңача хезмәттәшлеге" темасына очрашу үткәрелде, анда республиканың 100 дән артык товар җитештерүчесе катнашты.


18
гыйнвар, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлек итү хакында барды.


16
гыйнвар, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашу булачак. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков сәламләячәк.

13
гыйнвар, 2012 ел
җомга
"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ 2012 елда сату күләмен узган ел белән чагыштырганда 18 %ка – 6,5 миллиард сумга кадәр арттырырга җыена. Бу – яңа төрле продукция эшләп чыгару, продукциянең куллану һәм экологик үзлекләрен яхшырту, туктап торуларны бетерү һәм хезмәт рентабельлеген, җитештерүчәнлеген арттыру хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш. 2012 елда "КМПО" 400 млн. сум табыш алырга ниятли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International