Татарстанның Беларусь Республикасы белән хезмәттәшлек итүе үсә

2012 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе
2012 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков белән очрашу булачак. Очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков сәламләячәк.
Очрашуда түбәндәгеләр катнаша:
Татарстан Республикасы ягыннан – «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Фәннәр академиясе Президенты Әсгать Мәзһәров, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Чаллы шәһәре һәм “Закамье” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Юрий Петрушин;
Беларусь Республикасы ягыннан – Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе өлкән референты, ярдәмчесе Иван Гулевич; киңәшче, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелегенең региональ сәүдә-иктисади хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Петр Шукель, Беларусь Республикасының Россиядәге илчелегенең Казан шәһәре бүлекчәсе җитәкчесе Руслан Дрозд, "Белорусь универсаль товар биржасы" ААҖ идарәсе рәисе Аркадий Саликов, Россия Федерациясендә "Белорусь универсаль товар биржасы" ААҖ вәкиллеге башлыгы Олег Якубович,
белоруссларның Казан шәһәрендәге иҗтимагый оешмасы «Спадчына» җитәкчесе Сергей Маруденко.
Очрашуда ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм "Белорусь универсаль товар биржасы" ААҖ арасында Килешүгә һәм Чаллы шәһәре һәм “Закамье” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы һәм "Белорусь универсаль товар биржасы" ААҖ арасында Килешүгә кул куелачак.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Белорусь предприятиеләре эшлекле даирәләре һәм дилерлары белән очрашу булачак.
Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Андрей Кобяков җитәкчлегендәге делегация Татарстан Республикасында булуы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов белән, Казан шәһәрендәге белорусс диаспорасы вәкилләре белән очрашачак, "Атлант" көнкүреш техникасы кибетен караячак. Кунаклар шулай ук
«Алабуга» ИИЗ, «ТД МТЗ – ЕлАЗ» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ААҖ һәм «КИП-Мастер» ААҖ эшчәнлеге белән танышачак һәм «Эссен Продакшн А.Г.» ЯАҖ җитәкчеләре белән очрашачак.

Мәгълүмат өчен:
2011 елның 9 аенда Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасы арасында товар әйләнеше
765,6 млн. доллар тәшкил итте (2010 елның шул чорына караганда 21,7%ка артык).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International