Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең һәм кулланучылар базарының конкурентлылык сәләтен арттыру: нәтиҗәләр, бурычлар һәм перспективалар

2012 елның 10 феврале, җомга
2012 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгы коллегияләренең уртак утырышы үткәрелде. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты. “Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең һәм кулланучылар базарының конкурентлылык сәләтен арттыру: нәтиҗәләр, бурычлар һәм перспективалар” турында нотык белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов чыгыш ясады. Ул министрлыкның һәм Татарстан сәнәгать предприятиеләре директорлар корпусының уртак эше хакында сөйләде, проблемалар һәм аларны чишү юллары хакында бәян итте, республика икътисадының сәнәгать һәм сәүдә тармаклары бурычларын, аларның үсеш перспективаларын билгеләде. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов чыгышын “Министрның рәсми чыгышлары” бүлегендә укырга мөмкин. http://mpt.tatarstan.ru/rus/rukov/minister/reports.htm?pub_id=108621
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International