Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары республиканың авиатөзелеш предприятиеләрендә булды

2012 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

2012 елның 21 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин "Казан вертолет заводы" ААҖдә һәм "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖдә булды. Хөкүмәт Рәисе урынбасарын Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Р. Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, "Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе" президенты М.Погосян озатып йөрде.

“Казан вертолет заводы"нда М.Рогозин һәм делегация әгъзалары "Сакчыл җитештерү" принципларын кертү проекты белән танышты, "Горбунов ис. КАҖБ" ААҖдә хәрби һәм граждан билгеләнешендәге төзелә һәм төзекләндерелә торган очкычларны карады, предприятиене үстерү перспективасы турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International