Лодзь воеводалыгы Воеводасы Йоланта Хелминска ханым белән очрашу

2012 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе


2012 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашты. Очрашуда сүз хезмәттәшлек итү хакында барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре; Польша ягыннан ¬– Лодзь воеводалыгы Маршалы һәм Маршал Бюросы вәкилләре, Згеж шәһәре вәкилләре, Лодзь воеводалыгының Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итү буенча вәкиле, Польшаның эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов 2008 елда бу төбәк белән фән, мәгариф, сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек итү хакында Беркетмә төзелүе турында билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын тәкъдир итте.

Лодзь воеводалыгы Воеводасы Йоланта Хелминска ханым Татарстан Республикасы белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итүнең ике як өчен дә файдалы булуы хакында сөйләде.

Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу булды:
• машина төзелеше (Польшага «КамАЗ» автомобильләрен сату);
• җиңел промышленность;
• төзелеш материаллары җитештерү;
• мәдәният;
• медицина.

Мәгълүмат өчен:
2010 елда Татарстан Республикасы һәм Польша арасында тышкы сәүдә әйләнеше 3062,3 млн. доллар, 2011 елның 9 аенда 3130,9 млн. доллар булды.

Лодзь воеводалыгы (поль. Województwo łódzkie) — Польшаның үзәгендә урнашкан воеводалык. Башкаласы һәм иң эре шәһәре – Лодзь. Халкы 2555,9 мең кеше, мәйданы 18 219 км².

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International