2012 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Х5 Ритейл Групп" компаниясе белән берлектә “Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең «Х5 Ритейл Групп» компаниясе белән яңача хезмәттәшлеге" темасына очрашу үткәрелде, анда республиканың 100 дән артык товар җитештерүчесе катнашты.
Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов сәламләде, “Х5 Ритейл Групп” компаниясенең корпоратив мөнәсәбәтләр директоры Михаил Сусов чыгыш ясады.
Компаниянең үз сәүдә маркалары буенча директоры Андрей Кравец “Х5 Ритейл Групп” компаниясенең региональ товар ташучылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа мөмкинлекләре хакында сөйләде. Очрашу барышында компания вәкилләре консультацияләр бирде.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 1 гыйнварындагы мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасында әлеге компаниянең 106 сәүдә предприятиесе эшли, киләсе елга тагын 70 кибет ачу планлаштырыла.