2012 елда сату күләме 18 %ка артачак

2012 елның 13 гыйнвары, җомга
"Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе" ААҖ 2012 елда сату күләмен узган ел белән чагыштырганда 18 %ка – 6,5 миллиард сумга кадәр арттырырга җыена. Бу – яңа төрле продукция эшләп чыгару, продукциянең куллану һәм экологик үзлекләрен яхшырту, туктап торуларны бетерү һәм хезмәт рентабельлеген, җитештерүчәнлеген арттыру хисабына гамәлгә ашырылырга тиеш. 2012 елда "КМПО" 400 млн. сум табыш алырга ниятли.
Мәгълүмат өчен:
2012 елда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе төзелүгә 80 ел тула. Бүген ул – Россиянең иң эре җитештерүчеләренең берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International