Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
«КВАРТ» ЯАҖ - 70 яшь
2012 елның 27 гыйнвары, җомга
2012 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "КВАРТ" ЯАҖ 70 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты һәм хезмәт коллективын предприятиенең юбилее белән котлады:
"Хөрмәтле завод хезмәтчәннәре һәм килгән кунаклар!
Сезне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм үз исемемнән "КВАРТ" Кама-Идел акционер җәмгыяте оешуның 70 еллыгы белән тәбрик итәм.
Предприятиенең күпъеллык тарихында аның исеме һәм оештыру-хокукый рәвеше берничә мәртәбә үзгәртелде. Әмма завод хезмәтчәннәренең республикабызның һәм илебезнең резинотехника өлкәсен үстерүдә алдынгылыкка омтылулары һәм лидерлыкны саклап калулары һәр чорга хас булып калды.
СССР Халык Комиссарлары Советы карары белән 1941 елда оешкан "КВАРТ" 60-70 нче еллардан хәзергәчә Россиядә резина-техник әйберләр җитештерелә торган иң эре предприятие булып тора.
"КВАРТ" акционер җәмгыятьнең барлык тармакларда да үсеше инновация белән үрелеп бара. 50 нче елларда предприятиедә СССРда беренче булып латекс әйберләр эшләп чыгарыла башлый һәм нефть чыгару җиһазлары җитештерү җайга салына. 70-90 елларда предприятие уйлап табучыларының авторлык таныклыгы алынган эшләнмәләре һәм предприятие цехларында эшләнгән җиһазларны кулланып кыен геологик шартларда нефть чыгару өчен коррозиягә бирешми торган җиңсәләр, бораулау өчен металл җиңсәләр, тимер юл һәм трамвай киселешләре өчен резина плитәләр эшләп чыгарыла башлый. Бу чор Вениамин Демьяновича Григорьев исеме белән бәйле, аның истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды.
1990-2000 елларда предприятиедә КАМАЗ, ГАЗ, УАЗ, чит ил автомобиль җыю заводлары өчен ("Соллерс" компанияләре төркеме заводлары) автокомпонентлар җитештерелә башлый.
Предприятиенең социаль сәясәте дә инновациягә корылган. "КВАРТ" торак йортлар, мәдәни-көнкүреш объектлары – балалар учреждениеләре, шифаханәләр, ял йортлары, спорт-савыктыру комплекслары төзүдә актив катнаша. Хезмәткәрләрнең социаль проблемаларын хәл итү, яшь кадрлар әзерләү бердәм коллектив тупларга ярдәм итте.
Предприятиенең киләчәкне яхшы күзаллавы 90 нчы елларда багланышларның юкка чыгуы шартларында җитештерү күләмен киметү түгел, планлы рәвештә арттыруга ирешергә мөмкинлек бирде. Бүген биредә 7000 нән артык төрдәге продукция чыгарыла. 2011 ел йомгаклары буенча 1,8 млрд. сумлык продукция эшләп чыгарылган, бу – кризиска кадәрге чор белән чагыштырганда, 25 %ка артыграк. Предприятиедә 17 мең кеше эшли, техник җиһазлар яңартыла, эшчәнлекнең сайланган юнәлешләре буенча актив эш алып барыла.
Сезгә хезмәттә яңадан-яңа уңышлар, бердәмлек, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим!"
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз