2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов «ОПК «Оборонпром» ААҖ директоры Андрей Реус җитәкчелегендәге делегация белән бергә "Казан вертолет заводы" ААҖдә булды. Биредә корпорация җитәкчелеге 2011 елга беренчел йомгак ясады, вертолетлар җитештерү күләмен арттыру буенча киләчәккә перспективалар билгеләнде, 2012 елда технологик яктан үсеш программаларын һәм инновацияле үсеш планнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча завод активы белән берләктә эшче киңәшмәләр үткәрелде.
Җитештерү участокларында делегация предприятиене техник яктан яңарту барышы белән танышты. Биредә заманча эшкәртү үзәкләре куелган механик эшкәртү производствосына реконструкция үткәрелә.
Модернизация программасы югары технологияле җиһазлар урнаштыруны, бу исә, үз чиратында, югары квалификацияле кадрлар таләп итә. "Казан вертолет заводы" ААҖдә кадрлар әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү системасы эшли. Ул җитәкче вазыйфаларыннан башлап эшчеләргә кадәр – барлык дәрәҗәдәге персоналга да кагыла. Кадрлар әзерләү эшендә уку-мәгариф учреждениеләре белән тыгыз элемтә урнаштырылган.
Предприятиедә уртача хезмәт хакы республиканың машина төзелеше предприятиеләрендәге уртача хезмәт хакыннан артыграк, бу эшче һәм инженер һөнәрләрнең абруе артуга зур этәргеч булып тора.