ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 12 апрелендә Казанга Удмурт Республикасы делегациясе килде. Делегациянең җитәкчесе – Удмурт Республикасы Сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары В. Лашкарев, максаты – технопарклар һәм индустрия парклары булдыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү.
Удмуртия делегациясе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, “Идея” технопаркында булачак.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасы һәм Удмурт Республикасы арасында регионаара товар әйләнеше 2010 елда 4,3 млрд. сум тәшкил итте.
2011 елның 7 апрелендә БМО Генераль Ассамблеясының махсус пленар утырышында 12 апрель Халыкара космоска очу көне дип игълан ителгән резолюция кабул ителде. Резолюцияне кабул итүдә 60тан артык дәүләт катнашты. Россиядә 1962 елдан алып 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелә. 1961 елның 12 апрелендә Ю.А. Гагарин “Восток” космик кораблендә “Байконур” космондромыннан старт алып, җир тирәли очыш ясый. Бу вакыйга 108 минут дәвам итә.

11
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 11 апрелендә "Белем. Карьера" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева ведомствоара түгәрәк өстәл эшендә катнашты һәм "Сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең нәтиҗәлелеге турында" чыгыш ясады. Ул "сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең белем бирү баскычларына бәйле булуы" хакында бәян итте.
Г. Әхмәдиева чыгышында уртак фикер алышуны һәм хәл итүне таләп итүче түбәндәге проблемаларга тукталды:
• белгечнең компетенциясенә һөнәри стандартларның һәм төгәл таләпләр булмавы;
• башлангыч һәм урта һөнәри белем абруеның түбән булуы;
• белгечләр әзерләү системасының икътисад, хезмәт базары таләпләренә туры килмәве;
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Джаухар Оратмангун әфәнде белән очрашты.
Очрашуда сүз Индонезия һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды.
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева "Белем. Карьера" күргәзмәсен рәсми ачу тантанасында катнашты. Күргәзмәдә 120дән артык экспонат катнаша, алар арасында югары уку йортлары, белем бирү үзәкләре, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәшгульлек үзәкләре, сәнәгать предприятиеләре, кадрлар агентлыклары, нәшриятлар бар. Кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча әлеге чара кысаларында 11 апрельдә ведомствоара түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

10
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 11 апрелендә Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Джаухар Оратмангун әфәнде Татарстан Республикасына килү кысаларында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу була.

6
апрель, 2012 ел
җомга
2012 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасына Ханты-Мансий автономияле округы губернаторы Н.В. Комарова җитәкчелегендәге делегация килә. Делегация составына округ Губернаторының беренче урынбасары Александр Ким, автоном округ – Югра департаментлары җитәкчеләре кертелгән.
Делегация Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов белән очрашачак, Универсиада авылын караячак, "Әкият" балалар мәдәни үзәгендә, югары технологияләр технопаркы «IT-паркта», "Химград" технопаркында, Татарстан Республикасы Милли музеенда булачак.
Кремльдә Татарстан Республикасы һәм Ханты-Мансий автономияле округы – Югра хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелачак.

5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 4 апрелендә җылылык үткәрми торган материаллар эшләп чыгару заводы Rockwool Россиядәге дүртенче заводын ачты, ул “Алабуга” аерым икътисадый зонасында урнашкан. Заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Э. Нәбиуллина, Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр ханым, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Аерым икътисадый зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры Д. Левченко, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов Чиуауа штатының (Мексика) Бизнесны үстерү җитәкчесе һәм Авыл хуҗалыгын үстерү советы әгъзасы Хосе Рамон Вега Флорес әфәнде белән очрашты. Очрашуда сүз ике яклы хезмәттәшлекне үстерү хакында барды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, республиканың җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә предприятиеләре һәм кунакханә сервисы вәкилләре, Мексика ягыннан DVertexS ГОМЕЗ-РОДРИГЕЗ компаниясе генераль директоры Хосе Люис, Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты КАБРЕРА ФУЕНТЕС Эктор Алехандро катнашты.

3
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов А.Н. Туполев исемендәге фән-мәгариф кластерын Алабуга төбәге предприятиеләре ихтыяҗларын исәпкә алып гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Николай Абруков, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ һәм вузның Алабугадагы филиалы җитәкчелеге вәкилләре, Алабуга политехник колледжы вәкилләре, "ЕЛАЗ ҖБ" ААҖ, "Форд Солерс Холдинг" ҖЧҖ кадрлар хезмәте җитәкчеләре, "Алабуга" АИЗ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International