Индонезия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле белән очрашу

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
2012 елның 11 апрелендә Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Джаухар Оратмангун әфәнде Татарстан Республикасына килү кысаларында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу була.
Чарада Индонезия ягыннан Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Джаухар Оратмангун әфәнде, Вәкиллекнең Беренче секретары Лейлал ЮНИАРТИ, Вәкиллекнең Өченче секретаре Юри АЛВИС катнаша.
Очрашуда Индонезия делегациясе вәкилләре Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция потенциалы белән танышачак.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан һәм Индонезия арасында тышкы товар әйләнеше 2011 елда 93,3 млн. АКШ доллары, шул исәптән экспорт – 68,2 млн. АКШ доллары, импорт – 25,1 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International