Сәнәгать тармагы белгечләрен һөнәри әзерләү нәтиҗәле булырга тиеш

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
2012 елның 11 апрелендә "Белем. Карьера" махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева ведомствоара түгәрәк өстәл эшендә катнашты һәм "Сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең нәтиҗәлелеге турында" чыгыш ясады. Ул "сәнәгать тармагы өчен белгечләрне эш бирүче таләпләреннән чыгып әзерләүнең белем бирү баскычларына бәйле булуы" хакында бәян итте.
Г. Әхмәдиева чыгышында уртак фикер алышуны һәм хәл итүне таләп итүче түбәндәге проблемаларга тукталды:
• белгечнең компетенциясенә һөнәри стандартларның һәм төгәл таләпләр булмавы;
• башлангыч һәм урта һөнәри белем абруеның түбән булуы;
• белгечләр әзерләү системасының икътисад, хезмәт базары таләпләренә туры килмәве;
• предприятиеләрдәге һөнәри остазларның һәм белгечләрнең олыгаюы;
• укытучыларның һәм хезмәткә өйрәтү осталарының хезмәт хакы түбән булуы һәм башкалар.
Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, эшкәртү сәнәгатендә эшче һәм инженерлар арасында сан ягыннан аерма шактый зур булып кала бирә. Статистика мәгълүматлары буенча, Татарстанның 13 муниципаль районында урнашкан 106 предприятиедә 62 мең хезмәткәр, 160 мең эшче санала (3 эшчегә 1 менеджер). Монда гомуми санның (51 предприятие) 48 %ы һәм эшчеләрнең 75 %ы эшкәртү сәнәгатенә туры килә. Бу тармакта югары белемле менеджерлар саны эшче һөнәр ияләренә караганда өч тапкыр күбрәк, махсус урта белемле менеджерлар – 10,5 мең кеше, эшчеләр – 24 мең кеше. Эшкәртү предприятиеләрендә 26 меңгә якын кеше башлангыч һөнәри белемгә ия. Шулай итеп, сәнәгать тармагында менеджерлар һәм эшчеләр нисбәте 2:1 кешене тәшкил итә (38 мең һәм 60 мең).
Машина төзелешендә, бу тармак республика икътисадының төп тармакларының берсе, шундый ук вәзгыять. Менеджер һәм югары белемле эшчеләр саны бертигез (4000 кеше), урта техник белемле 3 мең кеше, 2,2 мең кеше башлангыч һөнәри белемле. Биредә эшчеләр менеджерлардан 1,7 тапкыр артык.
Министр урынбасары фикеренчә, әзерләнүче һәм таләп ителә торган белгечләр нисбәтен булдыру зарур.
Булган кадрларның олыгаюы, яшьләрнең сәнәгать тармакларына килергә атлыгып тормавы зур проблема булып тора. Машина төзелеше өлкәсендә 30 яшькә кадәр булган белгечләр бик аз. Пенсиядәге һәм пенсиягә чыгу алдында торучылар эшчеләр арасында 1,2 мең кешене, менеджерлар һәм топ-менеджерлар арасында 1000 кешене тәшкил итә. Шул рәвешчә 2000 ләп эш урынына төрле дәрәҗәдәге белгечләр таләп ителә. Гомумән алганда, пенсия яшендәгеләр гомуми санның 20,6 %ы.
Кадрларның алышынып торуы да зур проблема булып тора. Бу бигрәк тә сәүдә, сервис һәм хезмәтләр күрсәтү тармагына хас (30-40%). Эшкәртү тармагында бу проблема азык-төлек җитештерү, текстиль һәм тегү производствосында, агач эшкәртү, күн иләү тармакларына хас (26-28%). Машина төзелеше, металл эшкәртү һәм радиоэлектроникада бу коэффициент 15-16% тәшкил итә, шулай да эштән үз теләге белән китүче эшчеләр саны менеджерлардан 3-4 тапкыр артыграк.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәргән мониторинг күрсәткәнчә, яшь белгечләрнең предприятиеләрдә төпләнеп калуы өчен түбәндәге факторлар таләп ителә:
• хезмәт хакы һәм башка түләүләр дәрәҗәсе;
• социаль гарантияләр һәм ташламалар, беренче чиратта торак белән тәэмин ителеш;
• эш урынында үсү мөмкинлеге.
Махсус программалар (түләүсез яисә ташламалы) кызыксындыруда мөһим урын тота:
• медицина һәм шифаханә хезмәте;
• ял базалары һәм балалар өчен лагерьлар;
• спорт инфраструктурасы;
• түләүсез яисә дотацияле туклану;
• торак белән тәэмин итү.

Санап кителгәннәр белән беррәттән, матди яктан кызыксындыру да киң кулланыла.
Яшьләр өчен хезмәт урынында үсү бик мөһим. Моңа һөнәри яктан яңадан әзерләү, квалификация күтәрү дә керә. Бу мөмкинлекләр финанслашу яисә бюджет хисабына гамәлгә ашырыла.
Белем бирү учреждениеләре һәм предприятиеләр интеграциясенең иң нәтиҗәле формасы – сәнәгать-мәгариф кластерларын булдыру.
Гөлнара Әхмәдиева әйтүенчә, төзелгән кластерлар кысаларында башкарыласы төп эшләрнең берсе – төрле дәрәҗәдәге белгечләргә булган ихтыяҗны дөрес билгеләп, аны белем бирү учреждениеләре мөмкинлеге белән тәңгәлләштерү. Бу, беренче чиратта, эшкәртү тармагына карый.
Бүген түбәндәге һөнәр ияләре таләп ителә:

• башлангыч һәм урта һөнәри белем буенча – суднолар төзелеше, машина төзү технологиясе (50%тан артык белгечләр җитми);
• югары һөнәри белем буенча – авиация двигательләре, оптик-электрон приборлар һәм системалар, самолет һәм вертолет төзү, машина төзү технологиясе, электр җиһазлары һәм электр хуҗалыгы предприятияләре, оешмалары һәм учреждениеләре.

Алдагы биш елда Россия инженерларының 70 %ы пенсиягә чыгачак. Белгечләр җитмәү икътисадый үсешкә генә түгел, оборона-сәнәгать комплексы һәм энергетика объектларының өзлексез эшләвен шик астына куя.
2008 елда, кадрлар хезмәтләре үткәргән сораштырулардан күренгәнчә, Россиядә инженерлар кытлыгы 25% булган. Бу мәсьәлә бүген дә актуаль. Россиялеләрнең 20 %ы иң абруйлы һөнәр дип юрист, аннан соң икътисадчы һәм табиб һөнәрләрен саный. Инженерлар һәм галимнәр 1-3% кеше өчен генә актуаль. Росстат мәгълүматлары буенча, вузларны тәмамлаган инженерларның 35 %ы гына үз һөнәре буенча эшләячәк.
Килеп туган вәзгыять предприятиеләр арасында инженерлар өчен көрәшү барлыкка китерде. Кайбер предприятиеләр белгечләрне илнең башка регионнарыннан чакырып китерә.
Бүген шактый предприятиеләр "үз белгечләрен" әзерли. Алар мәктәп елларыннан башлап җитештерү эшчәнлеге белән таныша, объектларда була. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу проблеманы иҗтимагый фикерне үзгәртеп, предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтеп кенә хәл итеп була.
Россия Федерациясе хөкүмәте килеп туган хәлдән чыгу юлларын эзли. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Д.Рогозин әйтүенчә, телевидение аша тапшыру өчен социаль рекламалар циклы булдыру өстендә эш алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International