ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2012 ел
җомга
2012 елның 27 апрелендә “Оборонпром" берләшкән сәнәгать корпорациясенә керүче “Россия вертолетлары” холдингы, “Казан вертолет заводы” ААҖнең берничә максатта кулланыла ала торган җиңел “Ансат” вертолетын уңышлы демонстрацияләве хакында хәбәр итте. Әлеге вертолетларга яңа идарә итү системасы урнаштырылган.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 26 апрелендә Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать, инвестиция потенциалын презентацияләде. Министр Татарстан Республикасының Россия регионнары арасында икътисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең 10 лидер төбәге арасына керә. 2011 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 1250 млрд. сум. (42,5 млрд. доллар) яисә 2010 ел белән чагыштырганда 104,6% тәшкил итте.

24
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булды. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясады.
Конференциядә шулай ук В. Швецов (CEO), С.Оделл (Chairman & CEO, FoE), А. Рахманов (Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары), A. Ширинов (СОО), Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре, вузлар һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булачак. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясаячак.

19
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 19 апрелендә КНИТУ–КАИ стеналарында “Яз-2012” вакансия ярминкәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чара программасы кысаларында республиканың әйдәүче предприятиеләренең, оешмаларының һәм фирмаларының вакансия ярминкәсе оештырылды; бу предприятие һәм оешмаларны тәкъдим итү үткәрелде; вуз тәмамлаучыларның эшкә урнашу мониторингына багышланган түгәрәк өстәл булды.

18
апрель, 2012 ел
чәршәмбе
 

2012 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы булды.  Анда Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең роле турында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев чыгыш ясады.


17
апрель, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "КНИАТ" ААҖтә булды. Республика башлыгы компания казанышлары белән танышты һәм технопаркны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Президент игътибарына «ИТЦ-КНИАТ» резидентлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта технопаркта 73 резидент теркәлгән. Резидент-компанияләрнең акча әйләнеше 2011 елда 700 млн. сум тәшкил итте, биредә барлыгы 1200 кеше эшли.
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Халыкара икътисадый консорциум вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы һәм Халыкара икътисадый консорциум эшчәнлеге презентациясе булды.

13
апрель, 2012 ел
җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәте Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасына 41 КАМАЗ автомобиле бүләк итте. Бу мөлкәтнең (40 йөк автомобиле һәм бер матди-техник тәэмин итү автомобиле) гомуми бәясе – 2,7 миллион доллар тәшкил итә, ул илнең ерак районнарына азык-төлек ташу өчен файдаланылачак. Бүләк ителгән автомобильләрнең һәрберсе 14 тонна авырлыктагы йөк ташырга сәләтле. Шулай итеп, Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасы автомобильләр паркы 174 берәмлек булды.

12
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Гөлнара Әхмәдиева Түбән Новгород Япон үзәге директоры Митихиро Хамано белән очрашты.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу булды:
• сәнәгать консалтингы;
• «Сакчыл җитештерү» фәлсәфәсен һәм инструментларын кертү;
• энергияне сак тоту;
• белем бирү программаларын гамәлгә ашыру;
• халык сәнгать һөнәрчелеген үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International