Татарстан һәм Мексика арасында хезмәттәшлекне үстерү

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
2012 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов Чиуауа штатының (Мексика) Бизнесны үстерү җитәкчесе һәм Авыл хуҗалыгын үстерү советы әгъзасы Хосе Рамон Вега Флорес әфәнде белән очрашты. Очрашуда сүз ике яклы хезмәттәшлекне үстерү хакында барды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, республиканың җәмәгать туклануы предприятиеләре, сәүдә предприятиеләре һәм кунакханә сервисы вәкилләре, Мексика ягыннан DVertexS ГОМЕЗ-РОДРИГЕЗ компаниясе генераль директоры Хосе Люис, Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты КАБРЕРА ФУЕНТЕС Эктор Алехандро катнашты.
Чиуауа штатының (Мексика) Бизнесны үстерү җитәкчесе һәм Авыл хуҗалыгын үстерү советы әгъзасы Хосе Рамон Вега Флорес әфәнде Татарстан Республикасына визитның төп максаты хакында бәян итте. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән багланышлар булдыру, Татарстан һәм Мексика предприятиеләре арасында хезмәттәшлек итүне арттырудан гыйбарәт.
Мексика делегациясе җитәкчесе Чиуауа штаты презентациясен үткәрде, Татарстан Республикасына авыл хуҗалыгы продуктларын сатуның, шулай ук Татарстанда җитештерелә торган тракторлар, “КАМАЗ” автомобильләре, бодай, ашлама сатып алуның перспектив юнәлешләрен атады.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Рашат Фәттахов Мексика делегациясен сәламләп, Татарстан һәм Мексика арасында тышкы товар әйләнешенең 2011 елда 7,6 млн. АКШ доллары, шул исәптән экспорт – 5,8 млн. АКШ доллары, импорт – 1,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткәнен сөйләде.

Рашат Фәттахов республиканың сәүдә-икътисадый, сәнәгать һәм инвестиция потенциалы хакында мәгълүмат бирде, Мексика базарына Татарстанда җитештерелгән продукцияне чыгару белән кызыксынуны белдерде.
Мексика делегациясенең Казанда булуы программасы кысаларында «Cuba Libre» барында мексика продукциясен тәмләп карау уздырылды.
Мәгълүмат өчен:
Республиканың 15 рестораны Мексика кухнясы ризыкларын әзерләү буенча махсуслашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International