«Алабуга» аерым икътисадый зонасында Rockwool заводы ачылды

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 4 апрелендә җылылык үткәрми торган материаллар эшләп чыгару заводы Rockwool Россиядәге дүртенче заводын ачты, ул “Алабуга” аерым икътисадый зонасында урнашкан. Заводны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Э. Нәбиуллина, Даниянең сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр ханым, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Аерым икътисадый зоналар һәм проектларны финанслау департаменты директоры Д. Левченко, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Э.Нәбиуллина Россиядә чит ил капиталы кертелгән предприятиеләрнең шактый булуын билгеләп үтте. “Якын киләчәктә “Алабуга” аерым икътисадый зонасында инвестиция күләме 2,5 млрд. доллар тәшкил иткән 20ләп завод ачылачак. Татарстанда кадрлар әзерләүгә зур әһәмият бирелүенә мин бик шат. Зона да, Rockwool да үсәчәк ”,– диде ул.
Даниянең Сәүдә һәм инвестицияләр министры Пиа Олсен Дюр ханым: “Дания капиталы кертелгән завод ачылу Россия Федерациясенә безнең ил инвестицияләрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирер. Ике ил арасында товар әйләнешенең 2011 елда 25%ка артуы куанычлы. Rockwool эшләп чыгара торган товарга ихтыяҗның зур булуы сәбәпле, җитештерүнең алга китәчәгенә зур өметләр баглыйбыз”,– дип белдерде.
Мәгълүмат өчен:
100 еллык тарихында Rockwool компаниясе торак һәм сәнәгать биналары һәм корылмалары конструкцияләрен җылыту материалларының яңа төрләрен эшләп чыгарды һәм бу өлкәдә яңалыклар кертүне дәвам итә. Дөньяның төрле кисәкләрендә бу исемдәге 27 завод эшли.
“Алабуга” аерым икътисадый зонасындагы завод элеккеләреннән аерылып тора. «Роквул-Волга» ҖЧҖ бу проектка 150 млн. доллар инвестиция кертте һәм 250 эшче урын булдырды. Компания ел саен 110 мең тонна прродукция эшләп чыгарачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International