Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Сәнәгать
һәм сәүдә министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык функцияләре һәм реквизитлары
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
"Татарстан республикасының энергия ресурслары эффективлыгы технологияләре үзәге" дәүләт автоном учреждениесе
Вәкиллекләр һәм вәкилләр
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура
Татарстан Республикасының сәнәгәт һәм сәүдә министырлыгының тарихы
Товарлар ташуга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Эшчәнлек
Сәнәгать
Кулланучылар базары
Хезмәттәшлек
Кадрлар эше
Коррупциягә каршы көрәш
Предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү
Илкүләм проектлар
Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген үстерү
Конкурслар
Мәгълүмат
Вәзгыятьләр үзәге
Электр энергетикасы субъектларының инвестицион программаларын раслау «Дәүләт хезмәте күрсәтү»
Монополиягә каршы ярашлылык
Документлар
Татарстан республикасы конституциясе
Кануннар
Министрлык эшчәнлеген җайга сала торган төп документлар (Указлар, Нигезләмә)
Программалар
Министрлык боерыклары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм башка карарларга шикаять белдерү тәртибе
Министрлыкта үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре турында мәгълүмат
Объектларның куркынычсызлыгы турында
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган материаллар
Бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллар буенча коллегиясе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү
Кире элемтә
Интернет кабул итү бүлмәсе
Министрлык җитәкчелеге тарафыннан физик һәм юридик затларны кабул итү адреслары һәм вакыты
Гражданнар мөрәҗәгатьләре турында федераль һәм республика законнары
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы
А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ фән-мәгариф кластерын Алабуга төбәге ихтыяҗларын исәпкә алып гамәлгә ашыру
2012 елның 3 апреле, сишәмбе
2012 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов А.Н. Туполев исемендәге фән-мәгариф кластерын Алабуга төбәге предприятиеләре ихтыяҗларын исәпкә алып гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Николай Абруков, А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ һәм вузның Алабугадагы филиалы җитәкчелеге вәкилләре, Алабуга политехник колледжы вәкилләре, "ЕЛАЗ ҖБ" ААҖ, "Форд Солерс Холдинг" ҖЧҖ кадрлар хезмәте җитәкчеләре, "Алабуга" АИЗ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов предприятиеләрне квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсенең актуаль булуын ассызыклады. "Бу уңайдан уку йортларында кадрлар әзерләүнең предприятиеләрдәге реаль ихтыяҗларга туры килүенә игътибар итәргә кирәк" – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры фикеренчә, машина төзелеше өлкәсендәге фән-мәгариф кластерының түбәндәге мәсьәләләрен иң беренче хәл итәргә кирәк:
• машина төзелеше тармагында белгечләрне күп баскычлы әзерләүне тәэмин итүче белем бирү программаларын эшләү (НПО – СПО – ВУЗ - База предприятиесе);
• яшь белгечләргә республиканың машина төзелеше предприятиеләренә эшкә урнашырга ярдәм итү һәм шунда калдыру;
• машина төзелеше өлкәсендә инновацияле мәгариф модульләрен, квалификация күтәрү һәм һөнәри әзерләү системасында уку-укыту программаларын эшләү.
2012 елда фән-мәгариф кластеры эшчәнлегенең төп юнәлеше компетенция үзәкләре, фәнни-тикшеренү лабораторияләре, инжиниринг үзәкләре үсеше буенча кластерда катнашучыларның эшчәнлек нәтиҗәсен тагын да арттырудан гыйбарәт.
Министр сүзләренчә, "А.Н. Туполев исемендәге Казан милли фәнни-тикшеренү университеты" фән-мәгариф кластерының координация советының 27 мартта булган утырышы Беркетмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм республиканың машина төзелеше өлкәсенә караган укыту-мәгариф учреждениеләре тарафыннан түбәндәгеләр планлаштырыла:
- тармак министрлыклары һәм ведомстволары кластерлары кысаларында фәнне һәм җитештерүне интеграцияләү буенча эшче төркемнәр төзү;
- фән-мәгариф кластерының мөмкинлекләрен презентацияләү максатында Чаллы шәһәрендә сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм “Алабуга” АИЗ резидентлары катнашында фән-мәгариф кластерының координация советы утырышын уздыру;
- кластерда катнашучыларның проблемалы мәсьәләләре хакында фикер алышу һәм аларның үзара хезмәттәшлеген арттыру өчен тәкъдимнәр эшләү максатында предприятие җитәкчеләренең кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасарлары, КНИТУ-КАИ белем бирү учреждениеләре һәм филиаллары җитәкчеләре өчен тармак кластерлары кысаларындагы лабораторияләрне максатчан презентацияләүне оештыру.
Равиль Зарипов квалификацияле белгечләр әзерләүнең актуаль булуын билгеләп үтте.
Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Алабуганың хезмәт базарындагы хәл телән таныштырды.
А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ һәм бу уку йортының Алабуга шәһәрендәге филиалы вәкилләре, Алабуга политехника колледжы, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Алабуга муниципаль районы территориясендә урнашкан уку-мәгариф учреждениеләре һәм предприятиеләр хезмәттәшлеге, киләчәккә планнар турында сөйләде.
Мәгълүмат өчен:
2011 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән “Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты” фән-мәгариф кластерында катнашучыларның составы һәм координация советы турында Нигезләмә расланды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан тәҗрибә уртаклашырга һәм Яһүд автономияле өлкәсе сәнәгатен үстерүдә ярдәм күрсәтергә әзер
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Яһүд автономияле өлкәсе делегациясе белән очрашты.
КФУда студентларны эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар
Казан федераль университетында миграция законнары һәм чит ил укучыларын эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Хакимият, югары уку йорты һәм эш бирүчеләр вәкилләре чит ил студентына Татарстанда һәм Россиядә карьера төзи башлау турында фикер алыштылар.
22
апрель, 2026 ел
Татарстанда тагылмалар өчен күчәрләрне серияле җитештерә башлыйлар
Чаллыда «Ростар» фәнни-җитештерү берләшмәсендә тагылма техника өчен мөһим төеннәр – пневмоасмалы күчәр агрегатлар җитештерелә башлады. Элек мондый детальләрне чит илдән алып кайталар иде, ә хәзер локализация инде 73% үсеш планы белән 80% ка кадәр.
21
апрель, 2026 ел
«Навои» ирекле икътисадый зонасында беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылды – проект Татарстан белән бергә гамәлгә ашырыла
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге (Үзбәкстан) индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз