ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2012 ел
дүшәмбе
“Россия вертолетлары” Россия вертолетлар төзү холдингына керүче “Казан вертолет заводы” ААҖнең “Завод яшьләре союзы” (ЗЯС) иҗтимагый оешмасы 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.
“Яшьләр сәясәте предприятиедәге кадрлар сәясәтенең бер өлеше, – дип билгеләп үтте генераль директор Вадим Лигай, – яшьләргә эшләү уңайлы булсын өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Хәзерге вакытта предприятиедә хезмәт династиясенә нигез салучы яшь гаиләләргә ярдәм итәбез, шул исәптән матди яктан да”.

30
март, 2012 ел
җомга
2012 елның 28 мартында Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар уздырылды.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе, “Тест-Татарстан” республика сертификация ысулый үзәге тарафыннан оештырылды. Семинарда Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләреннән 150 белгеч катнашты.  

27
март, 2012 ел
сишәмбе
27 мартта “Сакчыл җитештерү” ысулын кертү буенча эшче төркем утырышы булды, аңа Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов җитәкчелек итте.
Утырышта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, Татарстан Республикасы Энергетика министры беренче урынбасары Айдар Фәхретдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Айдар Сәлахов, КАМАЗ, ЕлАЗ, Казан электротехника заводы, Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы” вәкилләре һ.б катнашты.
2012 елның 27 мартында А.Н. Туполев исемендәге Казан милли фәнни-тикшеренү университетында фәнни-магариф кластерының координация советы утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.

23
март, 2012 ел
җомга
23 мартта "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары – 2012" конкурсын оештыру комитеты утырышы булды. Аны Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов үткәрде.
Утырышта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Стандартлаштыру, метрология һәм сертификацияләү буенча Татарстан үзәге" ФДУ, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б катнашты.

22
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
"MAC-expo" күргәзмәсе online режимда трансляцияләнә. Аны speakto.ru/livevid.html сылтамасы аша карарга мөмкин.

16
март, 2012 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Х. Зарипов Сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне белән котлады:
" Хөрмәтле сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре, сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм   сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Координация советы утырышы кысаларында 16 мартта “Идея” технопаркында “Лин-менеджмент һәм сыйфат белән идарә итү”  буенча “түгәрәк өстәл” узды.

15
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

15 мартта  Казанда сәнәгать буенча координация советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Д.В. Матуров катнашында   «Югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруга комплекслы ярдәм итү механизмнарын үстерү турында» беренче утырышы булды. Чараны Россия Федерациясе  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.


13
март, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 13 мартында Татарстан Республикасы территориясендә Cash & Carry форматында METRO Group компаниясенең өченче сәүдә үзәге ачылды.  
METRO Cash & Carry GmbH – халыкара бизнесның cash & carry  форматында, зурлыгы буенча Европада өченче, дөньяда бишенче иң эре идарә итү компанниясе.
METRO Cash & Carry  1964 елда Германиядә Отто Байсхайм (Otto Beisheim) тарафыннан оештырылган. 1967 елда профессор Отто Байсхайм, Шмидт-Рутенбек (Schmidt-Ruthenbeck) гаиләсе һәм  Franz Haniel & Cie компаниясе немец "МЕТРО" компаниясе составында берләшкән. Бухезмәттәшлек озак елларга сузылган уңышлы патнерлыкка әйләнде.  1968 елда "Кэш энд Керри" концепциясе Германия чикләреннән узып китте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International