ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 7 апрелендә Брно шәһәрендә (Чехия Республикасы) Европа татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Брно шәһәрендә Россиянең генераль консулы Александр Будаев, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре – Евросоюз илләрендә яшәүче Европа татарлары Альянсы. 

2016 елның 7 апрелендә Чехия Республикасының Брно шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чехия компанияләре җитәкчеләре белән очрашуларында катнашты.

"Югострой" компаниясе җитәкчелегенең вәкилләре белән әңгәмә барышында сүз Татарстанда автомобиль һәм юл махсус техникасы өчен гидравлик җайланмалар җитештерү проектын тормышка ашыру турында барды. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның әлеге проектны гамәлгә ашыруда кызыксынуын раслады. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә проектның үсеш стратегиясен билгеләү мөһим.

2016 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек  белән очрашуларында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе ике көнлек эш визиты белән Чехия Республикасында (2016 елның 6-7 апреле).

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге визитны оештыручы Россия Федерациясенең Чехиядәге  Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук Көньяк Моравия крае администрациясенә рәхмәтен җиткерде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чехия Республикасына визиты кысаларында Брнода (Чехия, Көньяк Моравия) Татарстан-Чехия эшлекле форумы узачак.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чехиянең Көньяк Моравия крае Губернаторы Михал Гашек, Россия Федерациясенең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Александр Змеевский, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасының башкарма директоры Франтишек Масопуст, Татарстан һәм Чехиянең эшлекле даирә вәкилләре катнашты.

2016 елның 6 апрелендә Казан оптика механика заводы территориясендә яңа "Президент-С" борт оборона комплексын җитештерү белән шөгыльләнәчәк “Стелла-К” җитештерүенә рәсми старт бирелде.  

Җитештерүне эшләтеп җибәрүнең символик төймәсенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны (КРЭТ) генераль директоры Николай Колесов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский бастылар.

Бүген әлеге предприятиедә җыелган "Президент-С" борт оборона комплексының беренче өч комплекты тапшырылды. 


5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 5 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше, Россия фәннәр академиясе вице-президенты, Нобель премиясе лауреаты Жорес Алферов, "Сколково" Фонды Консультатив фәнни совет рәистәше,  Стэндфорд  университеты профессоры, Нобель премиясе лауреаты Роджер Корнберг, Россия фәннәр академиясе президенты Владимир Фортов һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 4-5 апрелендә Казанда "Сколково"Фонды Консультатив фәнни советының (КФС) ике көнлек утырышы уза.


4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бахрейн Корольлегенең Манама шәһәренә рәсми сәфәре кысаларында Бахрейнның патша гаиләсе вәкиле Хәмәд бән Ибраһим Әл Хәлиф шәех белән очрашты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан россия-бахрейн мөнәсәбәтләрен ныгыту кысаларында Бахрейн Корольлеге белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип ассызыклады. Россия актив рәвештә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итә, - диде ТР Президенты һәм Татарстан мөселман дәүләтләре белән элемтәләрне ныгытуга үз өлешен кертә.

Казан вертолет заводы һәм Казанның 8нче номерлы гимназиясе, 54нче номерлы мәктәбе араларындагы хезмәттәшлек кысаларында укучылар предприятие  җитәкчелеге белән очраштылар. Математика һәм физика буенча төбәк, шәһәр һәм республика олимпиадаларында җиңүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны әзерләү белән шөгыльләнүче укытучылар да бүләкләр алдылар. Казан вертолет заводы, КМТТУ-КАИ һәм Казанның 8нче гимназиясе өчяклы килешүе буенча "вертолет" физика-математика сыйныфы программасы өстендә уртак эш алып бару нәтиҗәсендә мәктәпне 111 кеше  тәмамлады. Шуларның 67 чыгарылыш укучысы КМТТУ-КАИ югары уку йортына керделәр һәм максатчан белем алалар. 


1
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлегенең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсеше өлкәсендәге сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре каралды.

Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең  өстенлекле бурычларын һәм перспектив юнәлешләрен билгеләде. 

2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстанда электр тәэминаты иминлеген тәэмин итү буенча чираттан тыш Штаб утырышы уздырылды.

Штаб утырышында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе, Россия техник күзәтчелегенең Идел Буе идарәсе вәкилләре һәм республиканың электр энергетикасы предприятие җитәкчеләре катнашты.

Штаб утырышы электр энергетикасы объектларында язгы ташу вакытында һәм янгын куркынычы булган чорларда электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозуларны булдырмау максаты белән уздырылды. Электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мөрәҗәгате нигезендә әлеге чорларда электр энергетикасы субъектларының эшчәнлеген һәм әзерлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозу очраклары булганда аларны юк итү өстендә эшләүне оештыру максаты да торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International