2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлегенең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек үсеше өлкәсендәге сораулар, ватандашлар белән эшләү мәсьәләләре каралды.
Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең өстенлекле бурычларын һәм перспектив юнәлешләрен билгеләде.