2016 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстанда электр тәэминаты иминлеген тәэмин итү буенча чираттан тыш Штаб утырышы уздырылды.
Штаб утырышында Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш Идарәсе, Россия техник күзәтчелегенең Идел Буе идарәсе вәкилләре һәм республиканың электр энергетикасы предприятие җитәкчеләре катнашты.
Штаб утырышы электр энергетикасы объектларында язгы ташу вакытында һәм янгын куркынычы булган чорларда электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозуларны булдырмау максаты белән уздырылды. Электр тәэминаты куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мөрәҗәгате нигезендә әлеге чорларда электр энергетикасы субъектларының эшчәнлеген һәм әзерлеген контрольдә тотуны тәэмин итү, электр тәэминаты куркынычсызлыгын бозу очраклары булганда аларны юк итү өстендә эшләүне оештыру максаты да торды.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов 2016 елның язгы ташу вакытында һәм янгын куркынычы булган чорларда электр энергетикасы объектларының ышанычлы эшчәнлегенең контролен тәэмин итү кирәклегенә, гадәттән тыш хәлләр килер чыгуына әзерлекле, республикасында электр белән тәэмин итү кизү торучы Штаб хезмәте белән предприятиеләрнең ашыгыч хезмәт эшчәнлекләрен тикшерү кирәклеген билгеләде. Ул шулай ук игътибарны җылылык белән тәэмин итүдә килеп чыккан проблемалар хакында халыкны хәбәрдар итүдә "кайнар линия" эшенең эшчәнлегенә һәм технологик тәртип бозулар килеп чыккан очракларда аларны төзәтү-торгызу эшләре вакытында тәмамлап бетерүгә игътибарны юнәлтергә өндәде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында уздырылган утырышта 2016 елда язгы ташу вакытында һәм янгын куркынычы булган чорларда килеп чыгарга мөмкин вәзгыятьне анализлау, шулай ук кулланучылар өчен электр - һәм җылылык белән тәэмин итүдә килеп чыгарга мөмкин булган бозуларны бәяләү булды. (шул исәптән, социаль-әһәмиятле объектлар һәм тереклекне тәэмин итү объектлары).