Казан вертолет заводы һәм Казанның 8нче номерлы гимназиясе, 54нче номерлы мәктәбе араларындагы хезмәттәшлек кысаларында укучылар предприятие җитәкчелеге белән очраштылар. Математика һәм физика буенча төбәк, шәһәр һәм республика олимпиадаларында җиңүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укучыларны әзерләү белән шөгыльләнүче укытучылар да бүләкләр алдылар. Казан вертолет заводы, КМТТУ-КАИ һәм Казанның 8нче гимназиясе өчяклы килешүе буенча "вертолет" физика-математика сыйныфы программасы өстендә уртак эш алып бару нәтиҗәсендә мәктәпне 111 кеше тәмамлады. Шуларның 67 чыгарылыш укучысы КМТТУ-КАИ югары уку йортына керделәр һәм максатчан белем алалар.
Казан вертолет заводы кадрлар сәясәте кысаларында актив рәвештә кадрлар программасын тормышка ашыра. Киләчәккә квалификацияле белгечләр әзерләү буенча эш дәвам итә. Хәзерге вакытта Казан Милли Тикшеренү Техник университеты-КАИ югары уку йортында максатчан контракт әзерлеге буенча 120 студент белем ала, алар Казан вертолет заводы хезмәткәрләре балалары һәм 8 нче гимназия укучылары. Алар "авиатөзелеш", "самолет һәм вертолетлар төзү", "информатика һәм хисаплау техникасы", "радиоэлектрон системалары һәм комплекслары", "мәгълүмати куркынычсызлык", "сыйфат белән идарә итү" белгечлекләре буенча шөгыльләнәләр. Ел саен предприятиедә уку, технологик, җитештерү һәм диплом алды практикасын 300 дән артык колледж, училище, югары уку йортлары студентлары уза.
Казан вертолет заводының укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эше күләме елдан ел арта. 2015 ел дәвамында Татарстан һәм Россия, Казан һәм башка шәһәрләрдән 1740 мәктәп укучысы өчен предприятиегә 47 экскурсия оештырылган иде. Заводның җитәкчеләре һәм төп белгечләре белән студентлар арасында югары уку йортларында максатчан индивидуаль магистратура булдыру һәм алга таба предприятиегә эшкә урнашу мәсьәләләре буенча очрашулар үткәрелгән иде.