2016 елның 4 маенда Казанда Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунминның Татарстанга эш визиты кысаларында "Татарстан - Сычуань" Эшлекле форумы узачак.
Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачаклар.
Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Ул Татарстан белән Сычуань провинциясе (Кытай Халык Республикасы) арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләячәк.
Сычуань провинциясенең сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалын Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы Комитеты начальнигы Тан Лиминь әфәнде тәкъдим итәчәк.
Форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтеп үткәнчә, "2015 елда Татарстан һәм Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, тышкы сәүдә әйләнешенең күләмен арттыру һәм ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен җитәрлек потенциал бар."
Эшлекле форум Татарстан һәм Кытай провинциясе Сычуань арасында кооперация элемтәләрен тирәнәйтүгә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерә ул.
Мәгълүмат "Татар-информ МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/03/502211/
2016 елның 30 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Әнвәр улы Кәримов республика башкарма хакимият органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Шакир улы Фәттаховка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Рәхмәт хатын тапшырды.
2016 елның 29 апрелендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында төзелүче резидент-компанияләре предприятиеләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озатып йөрделәр. Татарстан Республикасы Президенты KASTAMONU заводының икенче чираты һәм Бельгиянең «Драйлок» компаниясе яңа заводының төзелеше белән танышты.
«Алабуга» KASTAMONU заводында МДФ-панельләр җитештерүне киңәйтү турында карар 2014 елның азагында компания җитәкчелеге тарафыннан беренче чиратны уңышлы җибәрүдән соң кабул ителгән иде. Төзелеш 2015 елның язында башланды, 2016 елның мартында яңа линиядә җайлап җибәрү эшләре башланды. Икенче чират төзелешенә инвестицияләр күләме 250 млн. доллар тәшкил итә, җитештерү күләме елына 485 мең куб метр МДФ-панель булачак, ә заводның гомуми куәте елына 1 млн куб метрга кадәр артачак. «Алабуга» заводына компаниянең инвестицияләрнең суммар күләме 600 миллион долларга җиткән- бу «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы барлык резидентлар арасында Ford Sollers тан кала икенче күрсәткеч.
2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Алабуга» МИЗ Күзәтүчелек советы утырышында катнашты.
МИЗ Күзәтүчелек советы тарафыннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасының өч яңа резидент-компаниянең 4 миллиард сумлык проектлары расланды. Резидент статусын алу өчен «Август-Алабуга», «Ланит-Агро», «Рус-каландр» компанияләре дәгъва кыла.
«Август-Алабуга» компаниясенең инвестицион проекты үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча завод төзелешен күздә тота. Гамәлгә куючы булып Россиядә, Белоруссиядә, Кытайда, Казахстанда үз җитештерү мәйданчыклары булган һәм дөньяның 14 илендә продукциясен вәкиллекләр аша сатучы «Август» компаниясе. Компаниянең 2015 елда сату күләмнәре якынча 15,8 млрд. сум тәшкил иткән.
«Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү күләме елына 30 млн литр булыр дип планлаштырыла. Хезмәткәрләрнең саны 312 кеше булыр дип көтелә. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2018 елның дүртенче кварталы булыр дип фаразлана. «Август» фирмасы ЯАҖ генераль директоры Николай Усков сүзләренчә, компания хәзер актив рәвештә экспорт юнәлешләрен үстерә һәм перспективада завод продукциясенең яртысы чит илгә җибәреләчәк.
2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “С.П.Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты” Халык предприятиесе” ЯАҖ булды. Ул предприятиенең җитештерү эшчәнлеге һәм аны модернизацияләүнең барышы белән танышты.
Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты Россиянең эре кәгазь сәнәгате предприятиеләренең беренче унлыгына керә, Татарстан Республикасының төп салым түләүчеләренең 50 санында, Яр Чаллы шәһәренең икенче бюджетын төзүче предприятие булып тора.
Предприятие россия базарының 7% гофр тартмалары һәм 15% бәдрәф кәгазе җитештерүне алып тора.
Комбинат - инновацион технологияләр һәм җиһазларны гамәлгә кертү тармагында танылган лидер. BHS (Германия), Bobst (Швейцария), Martin/Bobst Lyon (Франция), Voith (Германия), Andritz (Австрия), GL&V (Швеция), Metso/Valmet (Финляндия/Швеция), Honeywell (Европа), Fabio Perini (Италия) кебек әйдәп баручы дөньякүләм җиһазлар җитештерүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
Комбинатның хуҗасы булып коллектив тора (акцияләрнең 100% халык предприятиесе хезмәткәрләренеке).
2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чаллыда "Кама Кристалл Технолоджи" предприятиесендә булды. Предприятие "Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү" проектын тормышка ашыра. Проектның гомуми бәясе 6,3 млрд. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта якынча 4 млрд. сум финансланган.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе предприятиенең җитештерүе һәм продукциясе белән танышты. "Кама Кристалл Технолоджи" - бу опто - микроэлектрон, химия, авиация, сәгать һәм башка сәнәгатьләр өчен сапфир монокристалларын синтезлау өлкәсендә фәнни һәм югары технологияләр кулланучы инновацион вертикаль-интеграль җитештерү.
Предприятиенең продукциясе: оптоэлектроникада куллану өчен синтетик сапфирдан цилиндрлар (LED - светодиодлары җитештерү өчен астына куеп калдыру җайланмасы), шулай ук, микроэлектроникада, оптикада, медицинада, сәгать, химия сәнәгатендә, оборона-сәнәгать комплексында кулланыла торган синтетик сапфирдан башка махсус эшләнмәләр).
Чыгарыла торган продукция экспорт юнәлешле (продукция күләменең 90% артыгы- экспорт). Компания Apple өчен синтетик сапфир китерүчеләрнең берсе булып тора (iPhone: Home Button төймәсе һәм фотокамера линзасы саклагыч пыяласы).
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Казан федераль университеты Попечительләр советы утырышында катнашты.
Чара КФУ Инженер институтының инженер-лаборатория корпусында үтте.. Утырышта инженер белем бирүне үстерү мәсьәләләре каралды.
Утырышка хәтле ТР Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар КФУ Инженер институты эшчәнлеге белән таныштылар. Алар уку кабинетларын, лабораторияләрне, проект зонасын карадылар, студентларның үз куллары белән тудырылган инженерлык эшләнмәләр белән таныштылар.
"Университетка мондый үзәк җитми иде. Бүген инжиниринг үз эченә техник моментларны гына алмый. Бирегә берничә рәт юнәлеш керә. Биредә башкарылган эшләр дисциплинара бурычларның тулы бер комплексын хәл итәргә мөмкинлек бирә ", - диде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган икмәк бәһасен нигезсез арттыруны булдырмау турында Меморандум имзаланды.
Эшкуарларның хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов хәбәр иткәнчә, узган ел ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы Президенты каршында эшмәкәрлек буенча Совет оештырылган иде, аның эше проект төркемнәр форматында үткәрелә. Социаль икмәк ризыкларына бәя кую кагыйдәләрен әзерләү өчен "Күмәч-кондитер комбинаты" җитәкчелеге инициативасы белән 2016 ел башында проект төркеме төзелгән иде, аның составына дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, икмәк заводлары һәм сәүдә челтәрләре вәкилләре керде.
2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Чехия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Владимир Ремек белән очрашуларында катнашты.
Яклар россия-чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Чехия Республикасы хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов, агымдагы елның апрель аенда Чехия Республикасының Прага һәм Брно шәһәрләрендә булып узган Татарстан Республикасы делегациясенең визитын оештыруда ярдәмнәре өчен Россиядәге Чехия илчелегенә һәм Владимир Ремекка рәхмәтен белдерде.
2016 елның 27 апрелендә Татарстан делегациясе Ульяновск өлкәсенә энергосерсвис контрактларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу сораулары белән килделәр.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Казан энергосервис Үзәге, Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Түбән Кама шәһәре, Чистай шәһәре Башкарма комитетлары һәм башка оешма вәкилләре керде.
Эш сәфәре кысаларында киңәшмә булып узды, анда энергосервис контрактларын тормышка ашыруда норматив якатан һәм оештыру ягыннан тәэмин итү, энергосервис эшчәнлеген стимуллаштыру механизмнары, энергосервис хезмәтләре буенча финанс чараларны планлаштыру һәм сатып алулар процедурасы, башка мәсьәләләр каралды.
Ульяновск өлкәсе ягыннан киңәшмәдә Ульяновск өлкәсе сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь комплекс һәм транспорт министрлыгы, Ульяновск өлкәсе финанс министрлыгы, “Ульяновск өлкәсенең энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һәм энергия саклау буенча Төбәк агентлыгы”, Ульяновск өлкәсе икътисади үсеш министрлыгы, "Ульяновскэнерго" ААҖ, "Энергопрофит" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.