2016 елның 29 апрелендә «Алабуга» махсус икътисади зонасында төзелүче резидент-компанияләре предприятиеләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озатып йөрделәр. Татарстан Республикасы Президенты KASTAMONU заводының икенче чираты һәм Бельгиянең «Драйлок» компаниясе яңа заводының төзелеше белән танышты.
«Алабуга» KASTAMONU заводында МДФ-панельләр җитештерүне киңәйтү турында карар 2014 елның азагында компания җитәкчелеге тарафыннан беренче чиратны уңышлы җибәрүдән соң кабул ителгән иде. Төзелеш 2015 елның язында башланды, 2016 елның мартында яңа линиядә җайлап җибәрү эшләре башланды. Икенче чират төзелешенә инвестицияләр күләме 250 млн. доллар тәшкил итә, җитештерү күләме елына 485 мең куб метр МДФ-панель булачак, ә заводның гомуми куәте елына 1 млн куб метрга кадәр артачак. «Алабуга» заводына компаниянең инвестицияләрнең суммар күләме 600 миллион долларга җиткән- бу «Алабуга» махсус икътисади зонасындагы барлык резидентлар арасында Ford Sollers тан кала икенче күрсәткеч.
Бельгиянең «Драйлок» компаниясе санитар-гигиеник җайланмалар җитештерү заводы төзи. Татарстан Республикасы Президентына төзелгән цехны күрсәттеләр, анда җайланмалар монтажы башланачак. Инвестицияләр күләме – 1,16 млрд. сум тәшкил итә, җитештерүне эшләтеп җибәрү 2016 елның июленә планлаштырылган.