2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чаллыда "Кама Кристалл Технолоджи" предприятиесендә булды. Предприятие "Оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү" проектын тормышка ашыра. Проектның гомуми бәясе 6,3 млрд. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта якынча 4 млрд. сум финансланган.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе предприятиенең җитештерүе һәм продукциясе белән танышты. "Кама Кристалл Технолоджи" - бу опто - микроэлектрон, химия, авиация, сәгать һәм башка сәнәгатьләр өчен сапфир монокристалларын синтезлау өлкәсендә фәнни һәм югары технологияләр кулланучы инновацион вертикаль-интеграль җитештерү.
Предприятиенең продукциясе: оптоэлектроникада куллану өчен синтетик сапфирдан цилиндрлар (LED - светодиодлары җитештерү өчен астына куеп калдыру җайланмасы), шулай ук, микроэлектроникада, оптикада, медицинада, сәгать, химия сәнәгатендә, оборона-сәнәгать комплексында кулланыла торган синтетик сапфирдан башка махсус эшләнмәләр).
Чыгарыла торган продукция экспорт юнәлешле (продукция күләменең 90% артыгы- экспорт). Компания Apple өчен синтетик сапфир китерүчеләрнең берсе булып тора (iPhone: Home Button төймәсе һәм фотокамера линзасы саклагыч пыяласы).