Казанда "Татарстан-Сычуань" эшлекле форумы узачак

2016 елның 3 мае, сишәмбе

2016 елның 4 маенда Казанда Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар  партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунминның Татарстанга эш визиты кысаларында "Татарстан - Сычуань" Эшлекле форумы узачак.

Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар  партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачаклар.

Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Ул Татарстан белән Сычуань провинциясе (Кытай Халык Республикасы) арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләячәк.

Сычуань провинциясенең сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалын Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы Комитеты начальнигы Тан Лиминь әфәнде тәкъдим итәчәк.

Форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.    

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов әйтеп үткәнчә, "2015 елда Татарстан һәм Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, тышкы сәүдә әйләнешенең күләмен арттыру һәм ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен җитәрлек потенциал бар."

 Эшлекле форум Татарстан һәм Кытай провинциясе Сычуань арасында кооперация элемтәләрен тирәнәйтүгә ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерә ул.

Мәгълүмат "Татар-информ МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/03/502211/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International