2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган «Алабуга» МИЗ Күзәтүчелек советы утырышында катнашты.
МИЗ Күзәтүчелек советы тарафыннан «Алабуга» махсус икътисадый зонасының өч яңа резидент-компаниянең 4 миллиард сумлык проектлары расланды. Резидент статусын алу өчен «Август-Алабуга», «Ланит-Агро», «Рус-каландр» компанияләре дәгъва кыла.
«Август-Алабуга» компаниясенең инвестицион проекты үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча завод төзелешен күздә тота. Гамәлгә куючы булып Россиядә, Белоруссиядә, Кытайда, Казахстанда үз җитештерү мәйданчыклары булган һәм дөньяның 14 илендә продукциясен вәкиллекләр аша сатучы «Август» компаниясе. Компаниянең 2015 елда сату күләмнәре якынча 15,8 млрд. сум тәшкил иткән.
«Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү күләме елына 30 млн литр булыр дип планлаштырыла. Хезмәткәрләрнең саны 312 кеше булыр дип көтелә. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2018 елның дүртенче кварталы булыр дип фаразлана. «Август» фирмасы ЯАҖ генераль директоры Николай Усков сүзләренчә, компания хәзер актив рәвештә экспорт юнәлешләрен үстерә һәм перспективада завод продукциясенең яртысы чит илгә җибәреләчәк.
Татарстан Президенты проектны хуплады һәм компания җитәкчелеген тиз арада аны гамәлгә ашыруга керешергә, төзелеш эшләрен быел ук башларга өндәде. Үз чиратында МИЗ администрациясе компаниягә мөмкин булганча ярдәм күрсәтергә тиешлеген әйтте.
«Ланит-Агро» компаниясенең инвестицион проекты Pavo Голландия фирмасы лицензиясе буенча атлар өчен терлек азыгы җитештерүне күздә тота. Проектның инвесторы – «Ланит» Россия компанияләре төркеме чыга, бу күп профильле төркем 1989 елда барлыкка килгән. Компаниядә 6 меңнән артык кеше хезмәт итә, аның еллык әйләнеше 91,3 млрд. сум.
«Алабуга» заводында терлек азыгы җитештерү күләме елына 3 мең тонна тәшкил итәр дип фаразлана. Җитештерү өчен төп чимал – арпа, борчак, кукуруза, солы һәм люцерна, болар барысы да Татарстан сатучыларыннан алыначак. Компаниянең җитештерү егәрлекләрен “Синергия” индустриаль паркының кече модулендә әзер җитештерү мәйданчыклары территориясендә урнаштыру күздә тотыла. Аның гомуми мәйданы – 659,7 кв.метр тәшкил итә. Җитештерүне эшләтеп җибәрү 2016 елның 4 кварталы.
«Рус-каландр» компаниясенең инвестицион проекты ПВХ-пленкасы – линолеум өчен компонент җитештерү заводын төзүне күздә тота. Проект инициаторлары «Регион-Сервис» компаниясе төркеме - РФ территориясендә идән ябу һәм шуңа охшаш материаллар белән тәэмин итүче һәм "Комитекс ЛИН" компаниясе, аның өлешенә россия базарының линолеум җитештерүчеләрнең 15% туры килә.
«Алабуга» МИЗ территориясендә ПВХ-пленкасы җитештерүнең пландагы күләме – елына 2765 тонна. Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә хезмәткәрләр саны 85 кеше булыр дип көтелә. Җитештерүне эшләтеп җибәрүнең беренче этабы – 2017 елның 3 кварталы.
Күзәтчелек советы барлыгы өч проектны да хуплады. Хәзер алар Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы Эксперт советы утырышында үз проектларын тәкъдим итәргә тиешләр, шуннан соң аларга «Алабуга» МИЗ резиденты статусы биреләчәк.
Күзәтчелек советы утырышы барышында МИЗ җитәкчелеге МИЗ идарәче компаниясенең эшчәнлеге нәтиҗәлелеге турында сөйләде. 2015 елда куелган барлык бурычлар да компания тарафыннан үтәлгән. Шулай итеп, 8 яңа резидент җәлеп ителгән, резидентларның инвестиция күләме 12,4 млрд. сум, резидентларның капитал кертемнәре -11,5 млрд сум, резидентларның табышлары- 40,1 млрд. сум. Резидентлар тарафыннан түләнгән салым күләме 2015 елда 3,2 млрд сум тәшкил иткән.