Алберт Кәримов Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинатын модернизацияләүнең барышы белән танышты

2016 елның 29 апреле, җомга

2016 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт КәримовС.П.Титов исемендәге Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты” Халык предприятиесе” ЯАҖ булды. Ул предприятиенең җитештерү эшчәнлеге һәм аны модернизацияләүнең барышы белән танышты.

Яр Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты Россиянең эре кәгазь сәнәгате предприятиеләренең беренче унлыгына керә,  Татарстан Республикасының  төп салым түләүчеләренең 50 санында, Яр Чаллы шәһәренең икенче бюджетын төзүче предприятие булып тора.

Предприятие россия базарының 7% гофр тартмалары һәм 15% бәдрәф кәгазе җитештерүне алып тора.

Комбинат - инновацион технологияләр һәм җиһазларны гамәлгә кертү тармагында танылган лидер. BHS (Германия), Bobst (Швейцария), Martin/Bobst Lyon (Франция), Voith (Германия), Andritz (Австрия), GL&V (Швеция), Metso/Valmet (Финляндия/Швеция), Honeywell (Европа), Fabio Perini (Италия) кебек әйдәп баручы дөньякүләм җиһазлар җитештерүчеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. 

Комбинатның хуҗасы булып коллектив тора (акцияләрнең 100% халык предприятиесе хезмәткәрләренеке).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International