Казан федераль университеты Попечительләр советы утырышы

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

2016 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Казан федераль университеты Попечительләр советы утырышында катнашты.  

Чара КФУ Инженер институтының инженер-лаборатория корпусында үтте.. Утырышта инженер белем бирүне үстерү мәсьәләләре каралды.

Утырышка хәтле ТР Президенты һәм аны озатып йөрүче затлар КФУ Инженер институты эшчәнлеге белән таныштылар. Алар уку кабинетларын, лабораторияләрне, проект зонасын карадылар, студентларның үз куллары белән тудырылган инженерлык эшләнмәләр белән таныштылар.

"Университетка мондый үзәк җитми иде. Бүген инжиниринг үз эченә техник моментларны гына алмый. Бирегә берничә рәт юнәлеш керә. Биредә  башкарылган эшләр дисциплинара бурычларның тулы бер комплексын хәл итәргә мөмкинлек бирә ", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты үзенең күптән түгел булган Бөтенроссия фәнни-тикшеренү авиация материаллары институтына (ВИАМ) сәфәре турында сөйләде.

 Ул билгеләп үткәнчә, КФУның Инженер  институты җиһазлану дәрәҗәсе буенча мәскәү фәнни үзәгеннән калышмый. "Бу безнең эшләнмәләр аддитив технологияләр, робот техникасы, нефть-газ мәсьәләсе өлкәсендә бик югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли", - дип ассызыклады ТР Президенты.

КФУ җитәкчелеге сүзләренә караганда, университет үзенең уникаль компетенцияләр җыелмасы белән төрле инженерлар әзерләргә сәләтле.

 Моның өчен КФУның уникаль әзерләү мәйданчыклары җыелмасы бар. Беренчедән, бу - КФУның Инженер институты, ул үзенең мәгариф программаларыннан тыш КФУның башка институтларында да инженер эшчәнлеген координацияли. Икенчедән, университет барлык кирәкле ресурсларга ия - уникаль лаборатория һәм фәнни үзәкләр, шулай ук технологияләр трансферы мәйданчыгы да бар.

Казан федераль университеты илнең иң яхшы югары уку йортлары исемлегенең беренче бишлегенә керергә тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бүген актив рәвештә яңа юнәлешләрне үзләштерергә кирәк, алдынгы дөнья тәҗрибәсен кулланырга һәм үзебезнең тикшеренү үзәкләрен үстерергә кирәк, диде ул.

ТР Президенты аерым нефтехимия мәсьәләләренә тукталды. Галимнәрнең әлеге өлкәдәге эшләнмәләрен автомобиль юлларының сыйфаты белән бәйле актуаль проблемаларны хәл итүгә кертергә кирәк, дип билгеләде ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә бүген юл хезмәте яхшы битумга мохтаҗ, бу юл асфальтының хезмәт итү вакытын озынайтырга ярдәм итә. Фәнсез, заманча технологияләрсез безгә бу бурычны хәл итү мөмкин түгел”, - дип саный ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International