2016 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Казан дәүләт автомеханика техникумында һәм Яр Чаллы политехника колледжында булды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе 2016 елның 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашачак ТР командасы вәкилләренең әзерлеге барышы турында укытучылар һәм студентлар белән сөйләшү алып барды.
Түбән Камада Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү булачак.
2016 елның 5 маенда Түбән Камада Химик Көнен бәйрәм итү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, республиканың нефтехимия предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү 2016 елның 26 маенда Түбән Каманың “Нефтехимик” Боз Сараенда узачагын хәбәр итте.
2016 елның 6 маенда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Бөтенроссия "Георгий тасмасы"акциясендә катнашты.
Акция үткәрү көннәрендә Россия Федерациясенең һәм дөньяның башка илләренең миллионлаган кешеләре Георгий тасмасын хәрби дан символы буларак беркетәләр. Алар үзләренең Ватан өчен кан койган сугышчыларга булган хөрмәтен күрсәтәләр, Бөек Җиңү өчен бөтенхалык горурлыгын җиткерәләр.
2016 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Кама филиалы Кама полимер материаллары заводында булды. Ул җитештерү һәм предприятие тарафыннан чыгарыла торган продукция белән танышты.
Кама полимер материаллары заводы - сыгылмалы индустриаль төрү әйберләре һәм полимер композицияләр җитештерүчеләрдән әйдәп баручыларның берсе.
Пленка җитештерү сәнәгый төрү производствосында специальләшә: химик продуктларны автоматлаштырып төрү өчен савытлар, цемент, коры төзелеш катнашмалары, ашламалар, минераллар (РФ базарының 70% кадәр); термоутырышлы һәм stretch-hood савытлар - минералмамык плитәләр, газобетон һәм кирпеч, цемент һәм химия продуктларын җитештерүчеләр өчен группалы савытларны заманча хәл итү (РФ базарының 40% кадәр,); каучук өчен савыт –каучукны алга таба эшкәртүгә яраклаштырылган җиңел эретелүче пленкалар (Россиядә –бердәнбер җитештерүче һәм – РФ базарының 100 %) һәм башкалар.
Компания белгечләре химия секторы, нефтехимия, төзелеш индустриясе һәм логистика секторлары өчен комплекслы карарлар эшлиләр һәм җитештерәләр.
2016 елның 5 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов зур габаритлы сәнәгать пластик савыт һәм төрү материаллары чыгаручы эре җитештерү предприятиесе "Ай-Пласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды.
“Ай-Пласт” компаниясенә 2009 елда нигез салынган. Компания Россиядә беренчеләрдән булып пластик паллетлар һәм зур габаритлы пластик контейнерлар җитештерә башлый. “Ай-Пласт” җитештергән iBox полимер контейнеры – “Россиянең 100 иң яхшы товары- 2015” конкурсы лауреаты.
Компаниянең җитештерү һәм саклау биналарының гомуми мәйданы 22 000 кв. м. тәшкил итә. Ел саен предприятие 40 мең тоннадан артык полимер чимал эшкәртә. Экструзион полипропилен табакның җитештерү күләме 6 млн. кв.м. тәшкил итә. (паллет һәм контейнерлар җитештерү өчен төп продукция).
Хезмәт итүче персонал саны 600 кеше.
2016 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов эшче кадрлар һәм шиналар җитештерүче белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыручы Түбән Кама индустриаль техникумында булды.
40 ел дәвамында Кама индустриаль техникумының төп партнеры: "Татнефть-Нефтехим" Идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, аның составына: "Түбән Кама шинасы" ААҖ, "Түбән Кама йөк шиналары заводы" ҖЧҖ, "Түбән Кама ЦМК шиналары заводы" ҖЧҖ, "Түбән Кама техуглерод" ААҖ, "Түбән Кама механика заводы" ААҖ, "Кама"Сәүдә Йорты" ҖЧҖ, "Кама " фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ һ. б.
Татарстан РФ һәм КХР үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда ачылган "Татарстан - Сычуань" Эшлекле форумындагы чыгышында белдерде. Искә төшерик, чара Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин башлыгындагы Сычуань провинциясе делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында уздырыла.
Эшлекле форум эшендә катнашучылар арасында - Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре.
Татарстан безнең илләрнең үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Соңгы тугыз ай эчендә генә Татарстан һәм Сычуань провинциясе делегацияләре 7 тапкыр очраштылар. Бу югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм хезмәттәшлек итәргә зур теләк булуы турында сөйли”,- дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Премьер-министры.
2016 елның 4 маенда Казанда "Татарстан-Сычуань" эшлекле форумы үз эшен башлады. Чара Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунминның Татарстанга визиты кысаларында үткәрелә.
Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.
Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Ул Татарстан белән Сычуань провинциясе арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләячәк.
Форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча 2015 елда Татарстан һәм Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 264 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
Мәгълүмат "Татар-информ МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/04/502283/
2016 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин белән очрашуында катнашты.
Әлеге визитның бик җитди булуының иң яхшы раслаучысы-бу шиксез, зур Сычуань провинциясе делегациясенең зур булуы һәм аның составында бизнес вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул искә төшергәнчә, әлеге визит башланыр алдыннан Татарстанда Кытайдан вәкилләр булып җитди әзерлек эшләре башкарып киттеләр.
Илдар Халиков Ван Дунмин әфәндегә мөрәҗәгать итеп: Сезнең Татарстанга визитыгыз һәм безнең реионга булган игътибарыгыз киләчәккә ышаныч уята һәм җитди проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйли, диде.
"Бүген Татарстан Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә бик күп төрле проектларга ия, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. - Аерым алганда, күптән түгел Татарстанда "Хайер" кытай компаниясе суыткыч җайланмаларын җитештерү заводын ачты. Шулай ук, кытай партнерларының "Камаз" белән дә күптәнге элемтәләре бар".
Үз чиратында Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин әфәнде Сычуань провинциясе делегациясен Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул Татарстан белән хезмәттәшлек озак һәм уңышлы булыр дигән ышанычын белдерде.
(ТР Президентының Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды. )
2016 елның 3 маенда Татарстанга Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин эш визиты белән килде.
"Казан" халыкара аэропортында Ван Дунмин әфәндене Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алдылар.
4 майда Казандагы визит кысаларында Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин һәм Сычуань провинциясе делегациясе вәкилләре "Татарстан - Сычуань" бизнес-форумы эшендә катнашачаклар. Форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.