ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов XVI Россия венчур ярминкәсе һәм XI Казан венчур ярминкәсе пленар утырышында катнашты.  

Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Татарстан Республикасы  Президенты Рөстәм Миңнеханов: Әлеге аралашу формасы үзен яхшы яктан күрсәтте. Ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә уртаклашу һәм бер төркем сораулар хакында фикер алышу өчен күп санлы россия һәм чит ил катнашучыларын җыя, дип билгеләп үтте.

2016 елның 27 апрелендә Горький исемендәге Яшел Үзән заводында Вьетнам хәрби-диңгез көчләре өчен әзерләнгән "Гепард-3.9" фрегатын суга төшерү тантанасы узды. Бу әлеге төр корабльләрне төзү турындагы икенче килешүдән беренче фрегат.  

Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, "Рособоронэкспорт" АҖ Хәрби-Диңгез Флоты департаментының беренче идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Стружанов, Вьетнам халык армиясе Генераль штабы җитәкчесе урынбасары Фам Нгок Минь.

"Күп дистә еллар безнең өчен тугандаш булган Вьетнам Социалистик Республикасы кораллы көчләре алдында йөкләмәне үз вакытында һәм тиешле сыйфат белән үтәлгән", – дип мөрәҗәгать итте завод хезмәткәрләренә Илдар Халиков. ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, Россия һәм Вьетнамны хезмәттәшлек, бердәм стратегик позицияләр бәйли.

2016 елның 27 XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия венчур инвестицияләү ассоциациясенең Башкарма директоры Альбина Никконен, "Россия венчур компаниясе" ААҖ генераль директоры Игорь Агамирзян һәм башкалар катнаштылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрне оештыручыларга, "безнең илдә венчур хәрәкәтенең башында торучыларга" рәхмәтен җиткерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ТР Президенты чит ил партнерларына белдерде. "Барыгызга да нәтиҗәле эш", – дип ул.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд белән очрашуларында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Эдриан МакДэйдны Россия Федерациясендә Ирландия Республикасының Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе вазифасына билгеләнүе белән котлады.

2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең ирландиягә визиты оештырылды. Узган ел безнең Ирландиягә булган визит сәяси һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр конструктив рәвештә төзелүен, иң мөһиме – төбәкләр дәрәҗәсендә үзара хәрәкәт итү эшлекле хезмәттәшлекнең тизләткече булырга мөмкин икәнлеген күрсәтте, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2016 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасына эш визиты белән Ирландия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд килде.

"Казан" Халыкара аэропортында Ирландия Илчесен ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршылады.

Татарстанда визит программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Ирландия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы Вәкаләтле Илчесе Эдриан МакДэйд әфәнде белән очрашулары планлаштырыла.

Россиядәге Ирландия Илчесе XVI Россия венчур ярминкәсе һәм XI Казан венчур ярминкәсе эшендә катнашачак.   

2016 елның 26-28 апрель көннәрендә Татарстан делегациясенең Финляндиядә (Хельсинки һәм Тампере шәһәрләрендә) эш сәфәре уза.

Сәфәрнең төп максаты - Россия-Финляндия Хөкүмәтара комиссиясенең икътисадый хезмәттәшлек буенча составында булган Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеген үстерү буенча Уртак Эшче төркемнең XIII утырышын үткәрү.

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы, Татарстан Республикасы инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчелеге вәкилләре, Татарстанның әйдәп баручы предприятие вәкилләре бар.

Эш сәфәре программасы кысаларында Эшче төркем утырышын үткәрү, Россиянең Финляндиядә Сәүдә вәкиллеге җитәкчелеге, Финляндиянең халыкны эш белән тәэмин итү һәм икътисадый үсеш министрлыгы, Фин-Россия сәүдә палатасы, Тампере регионының TREDEA икътисадый үсеш Агентлыгы, Хельсинки һәм Тампере шәһәрләренең күргәзмә оешмалары белән очрашулар планлаштырыла, Тампере регионының предприятияләрендә булу күздә тотыла.

2016 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтү" республика конкурсын оештыру һәм үткәрүне камилләштерү, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең сыйфат өчен премиясен алу мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырды.  

Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Идел буе сыйфат үзәге, "Татарстан" Стандартизация, метрология һәм сынаулар үзәге дәүләт федераль бюджет учреждениясе хезмәткәрләре катнашты. 


25
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 25 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвия делегациясе белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан һәм Латвия арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сүз барды.

ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасының Латвия белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең үсүендә кызыксыну барлыгын җиткерде. Ул ике яклы хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен тасвирлады - нефть химиясе, куллану товарларын җитештерү, транспорт, логистика, туризм өлкәләрен атады. 

2016 елның 25 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина белән очрашуында катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашу барышында дәүләт идарә итү системасы өлешендә үзара хәрәкәт итү мәсьәләләре, башка юнәлешләр хакындагы сораулар һәм Татарстанның гамәли максатлары тәҗрибәсен куллану хакында фикер алыштылар.   

Исегезгә төшерик, Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Рәисе Вера Щербина башлыгындагы Сахалин өлкәсе делегациясе Казанга 24 апрельдә килде. Сахалин өлкәсе Хөкүмәте Башлыгын ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов каршы алды.

Татарстандагы визиты программасы кысаларында Сахалин өлкәсе делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасының берничә министрлыгы һәм ведомстволарында, КФУ, “Химград” Технополисында, Региональ медицина фәне Үзәгендә, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендә Технопарк, "Алабуга"  махсус икътисади зонасын күрәчәкләр, "Казан" Агросәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышачаклар. 

2016 елның 25 апрелендә ТР Премьер-министр урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россиядә Латвия Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Астра Курме җитәкчелегендәге Латвиянең рәсми делегациясе белән очрашуында катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов, дөньяда кайбер сәяси кризис күренешләргә карамый, Татарстан һәм Латвия арасында бизнес-элемтәләрне үстерү һәм саклау мөһим, диде. Без россия-латвия мөнәсәбәтләре кысаларында үзебезнең элемтәләрне киңәйтергә әзер һәм ике якка да файдалы булган хезмәттәшлеккә ачык, дип ассызыклады ТР Президенты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International